Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
23 апрель 2019, 17:52

Мәгарә тәртипкә китерелде

Карлыман мәгәрәсе биләмәсендә шимбә өмәсе үткәрелде. Чараны “Авантюра” туристик клуб әгъзалары, өмәгә иганә ярдәм күрсәтүче “Автоүзәк”, район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге әгъзалары оештырды.
“Авантюра” туристик клубы – табигатьне яраткан һәм туризм белән мавыккан фикердәшләр командасы. Эшчәнлекләренең төп юнәлеше – актив ялны һәм спорт туризмын үстерү һәм пропагандалау, тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү.
- Агымдагы елда без Карлыман мәгарәсендә экологик шимбә өмәсе үткәрергә карар иттек. Көннең салкын булуы да, талпаннар да безне куркытмады. Безнең бәхеткә, көн дә аяз булды. Чарада барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Иң күп чүп-чар өеме җыючылар, капчык киеп йөгерү, аркан һәм тросс белән автомобиль тарту кебек мавыктыргыч ярышлар оештырылды. Шулай ук өмәдә катнашучылар өчен тәмле пылау һәм кайнар чәй әзерләнде, - ди туристик клуб рәисе Регина Алакаева.
Иглин авылыннан Альбина Изосимова өч елдан артык бу туристик клуб әгъзасы булып тора.
- Шимбә өмәсенә без тәү тапкыр гына килдек, гадәттә, без төрле чараларда катнашабыз, табигать кочагына чыгабыз, мәгарәләргә һәм тауларга йөрибез. Биредә бик матур. Без мәгарәгә кереп, азагына кадәр барып җитә яздык. Тар гына урыннан шуышып барырга туры килде. Аннан берничә бүрәнәне өстерәп чыктык. Аларның анда кадәр ничек барып чыгуы гаҗәпләндерә. Алар бик авыр һәм юеш иде. Өстәвенә, аяк астында юеш балчык, - ди Альбина.
- Без бу туристик клубка гаиләбез белән язылдык. 4 яшьлек кызым республиканың барлык мәгарәләрендә дә булырга өлгерде, - ди Кырмыскалы авылыннан Анна Макарова.
Биш сәгать эчендә Карлыман мәгарәсе биләмәсендә чүп-чар җыелды, тәртипкә китерелде.
- Стеналардагы язуларны күргәч, кичкә кадәр чистартып бетә алмабыз, дип уйлаган идек. Ләкин шомарткыч машинка, урыны белән буяу белән язылганнарын газ горелкасы белән җылытып, тимер щетка белән ышкып бетердек, - ди Регина. – Артыңнан язу калдыру түгел, җыештырып китсәң, күпкә яхшырак булыр иде.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: