Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Акция
24 Май 2019, 12:29

Диктант яздым утырып...

Шул көннәрдә башкорт теленнән бишенче тапкыр диктант язу оештырылды. Быел башкорт телен саклау һәм үстерү фонды тәкъдиме белән диктант тәүге тапкыр халыкара статусында узды. Аңа АКШның Нью-Йорк, Лас-Вегас, Лос-Анжелес, Канаданың Оттава, Монреаль, Торонто, Төркиәнең Стамбул, Анталья, Фетхие шәһәрләре, Германия, Бөек Британия, Швейцария, Кытай, элекке Советлар Союзы илләре, Русия төбәкләре кушылды. Дөнья буйлап барлыгы 845 мәйданчык булдырылган. Статистика буенча, чарада катнашучылар елдан-ел арта бара. 2015 елда диктантны 3505 кеше язса, былтырларның саны унике меңнән артып киткән, ә быел исә бу сан 69524гә җиткән.

Районыбызда исә бу эш алдан әйтелгән биш мәйданчыктан тыш һәр мәктәптә дә оештырылды. Анда бер меңнән артык кеше үзен сынап карады.
Бу чарада күптән катнашырга тели идем, ниһаять, быел уңае чыкты. Диктантның bashkdictant.ru рәсми сайтына кереп теркәлгәннән соң шәхси кабинетта үзем турында мәгълүмат калдырдым. Шунда ук тест үтү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмадым. Нәтиҗәдә, миңа: “Тест үткәнегез өчен рәхмәт! Башкорт телендә иркен сөйлә­шәсез”, - тигән билге куелды.
Тәгаенләнгән көнне 2нче Кырмыскалы мәктәбенә берен­челәрдән булып килгәнмен икән. Бераздан район хакимиятенең эшләргә идара итүчесе Фәргать Котлыбаев килеп керде. Ул: хәзер район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров та килеп җитә, дигәч, тагын да ныграк аптырадым. Бу чараның әһәмияте югары икән, чөнки соңыннан анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның да катнашуын белдем.
Башкорт телендә иркен сөй­ләшүчеләр һәм телне өйрәнә башлаганнар өчен аерым бүлмә­ләр бүленгән. Кайсысына ке­рергә икән дип бер мизгелгә ике­ләнсәм дә, оят түгелме сиңа, дип үземне шелтәләп алгач, тиз генә иркен сөйләшүчеләр бүлмәсенә юлландым. Хәлит­кеч имтихан бирәммени, шулка­дәр зур дулкынлану белән сыйныф бүлмә­сенә үттем. Бакъди­сәң, элекке хезмәттәшем Раушания Сабирова да шундый ук тойгылар кичерә икән. Акцияне оештыручылар әзерләгән онлайн трансляция аша яраткан курай­чыларымның берсе Роберт Юлда­шевның тылсымлы курай моңы тәэсир иттеме, бераз тынычландым. Диктантның тексты да курайга багышланган иде. Шагыйрь, драматург һәм журналист Салават Әбүзәровка искитмәле текст язганы, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Галимовага тасвирлап укыганы өчен зур рәхмәт. Балачагыма кайтып, Иске Бәбеч авылындагы укытучым Галия Абдул­линаның дәресендә утыргандай хис иттем хәтта.
Шулай, җәмәгать, диктант язуның бер кыенлыгы да юк икән. Ә хатасы бар икән, бу инде нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм генә итәчәк.
Илнара Хәкимова.
Читайте нас: