Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
8 ноябрь 2019, 16:45

Изгелек дөньяны коткара

Безнең мәктәп икенче ел инде Архангель районының Максим Горький авылындагы “Шәфкатьлелек” йорт-интернаты белән хезмәттәшлек итә.

Узган елда мәктәп укучылары анда барып, Башкортстанның 100 еллыгына багышланган концерт куеп кайттылар. Җәй көне технология укытучылары интернатта осталык дәресе күрсәттеләр, анда яшәүчеләргә кул астында булган материаллардан “мандала” техникасы буенча әйберләр ясарга өйрәттеләр. Ә пионерлар “Уенчык бүләк ит!” акциясе үткәрде.
Агымдагы елның көзендә - Республика көне алдыннан “Шәфкатьлелек” йорт-интернатында яшәүчеләр безнең мәктәпкә концерт программасы белән килделәр.
Мәктәп укучылары да җавапсыз калмады. Дүртенче сыйныф укучылары дуслык һәм әниләр турында җырлар, биюләр башкардылар. Алтынчы сыйныф укучылары изгелек турында җыр ишеттерделәр һәм үз куллары белән ясаган әйберләрне бүләк иттеләр. Концертта шулай ук авыл мәдәният йортында эшләп килгән “Ак инәйләр” берләшмәсе катнашты. Балалар мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралаштылар, аларны төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеген, аларны яратуларын аңлаттылар. Чара азагында кунакларны табын артына чакырдылар.
Мондый очрашулар туган йортларыннан читтә яшәүчеләргә генә түгел, безнең балаларыбыз өчен дә кирәк. Очрашу дусларча җылы шартларда үтте. Кичәне оештыруда ярдәм күрсәткәннәрнең барсына да рәхмәт белдерәсе килә.
Изгелек дөньяны коткара, дип юкка гына әйтмиләр.Күбрәк изгелек эшләгән саен, ул үзебезгә әйләнеп кайта.
Зөмрәт ЗАВЬЯЛОВА, Олыкүл урта мәктәбенең өлкән вожатые.
Читайте нас: