Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
8 ноябрь 2019, 16:35

Сәнгать берләштерә, дуслаштыра

Тормышны ничек күзаллауларына карамастан, сәнгать төрле милләт вәкилләрен берләштерә һәм дуслаштыра. Күп кенә рәссамнар, композиторлар һәм башка сәнгать эшлеклеләре сүз белән аңлата алмаслык иҗатлары белән тамашачыларны әсир итәләр. Нәкъ шуның өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Сәнгать төне – 2019” Бөтенрусия акциясенең темасы “Сәнгать берләштерә” дип аталды.

Район Мәдәният сараендагы рәсем сәнгатенә бик күп хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар җыелды. Тәҗрибәле рәссам Альмира Әхмәдуллина “Көзге пейзаж” темасына рәсем төшерү буенча осталык дәресе үткәрде.
- Тема берничә көн элек урамда алтын яфраклар коелганда сайланган иде. Бүгенге көнгә ул туры килмәсә дә, чагу төсләргә бай көз хатирәләре турында без картина ясый алабыз. Ул барсының да килеп чыгуына ышанам, - дип осталык дәресендә катнашучыларны Альмира Шамил кызы канатландырып җибәрде.
Кәгазьгә каләм белән кагылу белән агач рәсеме килеп тә чыкты. Ә чагу төсләр аларга ямь өстәп җанландырып җибәрде. Барсы да бер теманы сайлауларына карамастан, рәсемнәр төрлечә килеп чыкты. Чөнки аларның һәрберсе көз матурлыгын үзенчә күрә.
Шулай ук чараны оештыручылар катнашучылар өчен бүләк - рәсем төшерү өчен киндер әзерләгән. Аңа чарага әнисе Регина һәм абыйсы Аскар белән килгән кечкенә Айна ия булды. Кем белә, бәлки ул киләчәктә рәссам да булып китәр.
- Бүләк өчен без бик шатландык. Осталык дәресе дә бик ошады, ул безгә файдага булыр, дип уйлыйм. Альмира барысын да аңлатып бирде, тиешле төс килеп чыксын өчен буяуларны ничек кушарга кирәклеген өйрәтте. Киләчәктә дә мондый чаралар ешрак үткәрелсен һәм анда күбрәк балалар катнашсын иде, - дигән теләкләрен җиткерде Айнаның әнисе Регина Әрдәширова.
Ел азагында йолага әверелгән Сәнгать төне үткәрү “Музей төне”, Театр төне”, “Китапханә төне”, Музыка төне” кебек акцияләрнең дәвамы булып тора.
- Акция, тәү чиратта, кешеләр сән­гатькә тартылсын, үзләренең иҗади сәләтләрен сынап карасын – гитарада уйнасын, картиналар язсын, шигырьләр сөйләсен, җырласын өчен кирәк. Бу юлы без рәсем төшерү сәнгатен сайларга карар иттек, - ди чараны оештыручы, режиссер Элеонора Лаврентьева.
Бөтен район буенча күргәзмә һәм концерт заллары эшләде, китапханәләр һәм мәдәни учреждениеләр тематик чара­лар, язучылар, музыкантлар һәм рәссам­нар белән очрашулар үткәрде. Шулай, Олыкүл мәдәният йорты һәм модельле авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган чара да бай эчтәлекле килеп чыкты. Ул авылда яшәп, иҗат иткән оста кул­лы кешеләрнең эшләреннән әзер­ләнгән күргәзмәдән башланып китте. Арытабан акциядә катнашучыларны китапханәнең уку залына чакырдылар. Биредә алар Бөтенрусия халыкара премиясе лауреаты Валентина Емсинаның көйләрен һәм җырларын тыңладылар.
Язучы, шагыйрь, җырлар язучы, журналист, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Риф Йөзлекбаев, шигърият сөюче Игорь Баранченко, юморескалар язучы Таһир Вилданов белән очрашу кунаклар һәм укучылар өчен чагу вакыйгага әве­релде. Алар үзләренең иҗади юлы, тормышта сәнгатьнең роле турында кызыклы итеп сөйләделәр һәм балачак, туган як турындагы шигырьләрен укыдылар.
Мондый чаралар тормышыбызны тагы да чагурак һәм күркәмрәк итә, дошманлыктан азат итә һәм тирә-ягыбыздагы матурлыкны күрә белергә мөмкинлек бирә.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: