Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
8 ноябрь 2019, 17:40

Салым түләүчеләрне күчмә кабул итәләр

2018 ел өчен милек салымын түләү вакыты якынлашып килгәнлектән, шулай ук халыкка милек салымы һәм физик берәмлекләр килеменә салым турында мәгълүмат бирү акциясе барышында Башкортстан Республикасының салым органнары гражданнарны күчмә кабул итү оештыра.

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен акцияне 2019 елның 8 ноябреннән 1 декабренә кадәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Уфаның һәм республиканың сәүдә комплексларында уздыру күзаллана.
Чара барышында 2018 ел өчен милек салымын түләүгә белдерү кәгазен алырга, физик берәмлекләргә милек салымын исәпләү һәм түләү мәсьәләләре буенча киңәшләшергә, бюджет алдында бурычның булу-булмавын белергә мөмкин.
Моңардан тыш, теләгәннәргә Русия Федераль һалым хезмәтенең «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет» интернет-сервисына керү мөмкинлеге бирелә, аның ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән салым, бурыч турында мәгълүмат алырга, белдерү кәгазьләрен, салым түләү өчен квитанцияләрне бастырып чыгарырга була. Үзең белән шәхесне раслаган документ алып килергә кирәк.
Чараның үткәрелү урыны һәм вакыты:
Межрайонная ИФНС России №1 по Республике Башкортостан г.Уфа, ТК "Центральный" 10.00 - 18.00. Межрайонная ИФНС России №2 по Республике Башкортостан г.Уфа, "Торговый центр "БАШКОРТОСТАН" 10.00 - 19.00. Межрайонная ИФНС России №30 по Республике Башкортостан г. Уфа, ТРЦ "МЕГА" 14.00 - 18.00. Межрайонная ИФНС России №31 по Республике Башкортостан г.Уфа, ТВК "Радуга ЭКСПО" 10.00 - 15:00. Межрайонная ИФНС России №33 по Республике Башкортостан г.Уфа, ООО "Финанс Меркурий Маркет Групп" (ТГК "Меркурий") 10.00 - 18.00. Межрайонная ИФНС России №40 по Республике Башкортостан г.Уфа, ТКЦ "Ультра" 12.00 - 20.00
Читайте нас: