Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
21 февраль 2020, 15:50

Туган телдә диктант яздык

Бүген – Халыкара туган тел көнендә Кырмыскалы районында Башкортстан Республикасы халыклары телләрендә диктант язу оештырылды.

Акциягә районыбызның барлык мәктәпләре дә кушылды. Аларның күбесендә диктантны башкорт телендә, ә кайбер уку йортларында рус, татар һәм чуваш телләрендә дә яздылар.
Шулай ук бу көнне район хакимиятендә дә барлык дүрт телдә диктант язу өчен мәйданчыклар эшләде. Акциядә яшенә, белеменә, кайда яшәвенә һәм сәяси карашларына карамастан, теләге булган һәр кеше катнаша алды. Шунысы куанычлы, үзләрен сынап карага теләүчеләр бу көнне бик күп булды.
Диктант 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланды. Акциядә катнашучылар диктантны элек шушы дивизиянең сәяси бүлеге начальнигы урынбасары булган Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы-публицист Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәре буенча яздылар.
Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: