Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
27 Май 2020, 18:35

Ветераннарга бушлай мобиль телефон таратыла

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына бушлай мобиль телефон таратыла. Акция «Бердәм Русия» партиясенең һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенең берлектәге проекты чикләрендә уздырыла.

Әлеге вакытта республикада меңгә якын ветеран-фронтовик яши. Аларның һәрберсенә шәхси кллану өчен гаджет һәм лимитсыз льготалы тариф бирелә.
Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров сөйләвенчә, алдан мобиль корылмаларның хәтеренә социаль хезмәтләр, волонтерлар, медицина учреждениеләренең номерлары кертелә. Бу пандемия шартларында бик мөһим. Моңардан тыш, барлык аппаратларның да «SOS» төймәсе һәм зур басмаклары бар.
Ветераннарга сим-карталар куелган телефоннарны быел 22-24 июньдә тапшырырга җыеналар. Республика район-шәһәрләрендә аларны тарату белән социаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм ирекмәннәрдән торган мобиль бригадалар шөгыльләнә.
Фото: «Башинформ»
Читайте нас: