Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
1 июнь 2020, 11:32

Битлекләр бушлай таратылды

“Ярдәмгә - битлек” республика акциясе чикләрендә, муниципалитетлар халыкка бушлай битлек таратуны оештырды. Республика буенча узган бу чарадан безнең район да читтә калмады.

Кырмыскалы, Олыкүл һәм Прибельский кебек зур авылларга 600 данә битлек кайтарылды.
“Бердәм Русия” төбәк башкарма комитетының “Безнең хәстәрлек” проекты волонтерлары район үзәк дәваханәсе, балалар консультациясе, сәүдә үзәкләре кебек халык күпләп йөрегән урыннарда өлкән яшьтәге һәм мохтаҗ кешеләргә бушлай битлекләр тараттылар.
- Безнең төп бурыч – пандемия белән бәйле, халыкны коронавирус инфекциясеннән саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, - ди яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч Айгөл Ибраһимова.
- Шундый катлаулы вакытта безнең турыда хәстәрлек күргәннәре өчен зур рәхмәт. Сәламәт­легебезне сакларга һәм хәвефсезлек таләпләрен үтәргә тырышабыз, - ди Ефремкино авылыннан Валентина Кириллова.
Хәтерегезгә төшерәбез, 4 майдан башлап республикада җәмәгать урыннарында битлек кию режимы катгыйланды. Битлек режимын бозучыларга штраф яный. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Милена ШӘЙМӘРДӘНОВА.
Читайте нас: