Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
8 сентябрь 2020, 13:55

Сентябрьдә Башкортстанда утыртылган агачлар саны буенча рекорд куярга җыеналар

Сентябрьдә «Яшел Башкортстан» республика акциясе барышында 25 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла. Бу хакта Башкортстан Республикасы вице-премьеры – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Акция 19 һәм 26 сентябрьдә оештырыла, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мотлак. Анда тоташ республика буенча 91 мең кешенең катнашуы көтелә.
Борис Беляев билгеләвенчә, быел «Яшел Башкортстан» акциясе «Яшел Русия» Бөтенрусия экологик өмәсе белән бергә үткәрелә. 2020 еылда бу проектны 67 дәүләт хуплады. Өмә барышында барлык илдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә миллион агач утырту күзаллана. Бөтенрусия өмәсе дөньядагы күп кеше катнашкан экологик чара буларак Гиннесның Рекордлар китабына керүгә дәгъва итә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: