Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
16 сентябрь 2020, 13:00

"Яшел Башкортстан" акциясендә катнашыгыз!

Агымдагы елда «Яшел Башкортстан» һәм «Җиңү урманы» акцияләре беренче тапкыр «Яшел Русия» Бөтенрусия экологик акциясе кысаларында узачак. Бу хакта Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сөйләде.

«Яшел Башкортстан» акциясе 19 сентябрьдә Хәйбулла районында старт ала, анда муниципалитет башлыклары эре агачлар аллеясен утыртачак. Шул ук көнне экологик өмәләр барлык шәһәр һәм районнарда узачак. Халык һәм коммуналь хезмәтләр ишегалларында һәм урамнарда тәртип урнаштырачак, елгаларны һәм күлләрне төзекләндерү һәм чистарту белән шөгыльләнәчәк.
26 сентябрьдә узачак төп чараларда битараф булмаган халык, укучылар, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, Хөкүмәт әгъзалары, республика хакимият органнары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашачак.
Акцияләрдә 100 меңнән дә ким булмаган кеше катнашыр дип көтелә. 25 мең үсенте утырту планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча “Башкортстан ихаталары" программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларында да агачлар утыртылачак.
Моннан тыш, 26 сентябрьдә муниципалитетларда «Җиңү урманы» акциясе дә узачак. Быел бу чара Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә апрель аенда башланган «Хәтер бакчасы» акциясенең бер өлеше булды. Илдә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә стелалар, обелисклар, һәйкәлләр һәм мемориаллар янында барлыгы 27 миллион төп агач утыртырга планлаштырыла.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekologiya-ely/Yashel-Bashkortstan-aktsiyasend-katnashigiz-456560/
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: