Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
2 декабрь 2020, 19:05

«Аек авыл-2020» республика конкурсы барышында «Кайнар элемтә» акциясе оештырыла

10-11 декабрьдә «Аек авыл-2020» республика конкурсы барышында халыкка психотерапевт, нарколог һәм психолог ярдәме күрсәтү өчен «Кайнар элемтә» оештырыла.

Башкортстанда яшәүчеләр психиатр-нарколог, психотерапевт һәм психологлардан башкорт, рус телләрендә бушлай аноним консультация алырга мөмкин.
Иртәнге сәгать 11дән кичке 8гә кадәр бушлай 8-800-700-01-83 номерына шылтыратып, эчкелек, наркомания, реабилитация белән бәйле кызыксындырган сорауларга җавап алырга була.
Консультацияне Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәге, Республика клиник психиатрия дәваханәсе, Стәрлетамак психиатрия дәваханәсе белгечләре үткәрә.
Акцияне оештыручылар - Бөтендөнья башкортлары королтае, Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/news/1529191-v-ramkakh-respublikanskogo-konkursa-trezvoe-selo-startuet-aktsiya-goryachaya-liniya/
Фото:Башинформ.
Читайте нас: