Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
13 гыйнвар 2021, 17:20

«Үзән»нең бүләкләре уйнатылды, ә җиңүчеләр кем?

Русия матбугаты көненендә район гәзите редакциясендә район басмаларына 2021 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды.

Укучыларыбызны кеченә булса да бүләкләр белән сөендерәсе килеп, бу эше күркәм йолага әверелдердек. Ни генә дисәң дә, көтмәгәндә бүләк отсаң, барыбер рәхәт бит.
Шунысы куанычлы, бу юлы “Үзән” гәзитенә язылучыларның квитанцияләре аеруча күп килде. Бу инде гәзитебезгә язылучыларның саны артуга да бәйледер, бәлки. Шулай, 2021 елның беренче яртыеллыгына “Үзән” буенча план 148 процентка үтәлеп, бүген укучыларыбыз саны 800гә якынлашты. Узган ел белән чагыштырганда аерма бик зур һәм бу бик куанычлы күренеш. Киләчәктә дә дуслыгыбыз дәвам итсен, ә без сезне шулай бүләкләребез белән сөендереп торырбыз.
Ә бу юлы бәхет Яңа Кыешкы авылыннан Билал Әбделманов, Иске Шәрәйдән Мөхәммәт Чурагулов, Расих Бакиев, Арсланнан Райханә Фәйзуллина, Иске Акташтан Наилә Фәхретдинова, Актүбәдән Эльвира Мозафарова, Кырмыскалыдан Рәис Хәсәнов, Илтуганнан Альфира Әхтәмовага елмайды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм бүләкләр артыннан килүләрен көйтеп калабыз.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: