Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
8 февраль 2021, 23:30

Китапханәгә китап бүләк итик!

8 февральдән 14енә кадәр балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф хезмәткәрләре ассоциациясе Русия дәүләт балалар китапханәсе белән берлектә “Китап бүләк итегез!” Гомумрусия акциясе оештыра.

Акциянең максаты – китапханәләрне китаплар белән баету. Шуны күз уңында тотып, бу көннәрдә китапханәләрдә, музейларда, кибетләрдә, мәктәпләрдә китапханәләр һәм балалар учреждениеләре өчен китаплар кабул ителә.
Һәрберебезнең өендә укылган, яхшы хәлдә сакланган китаплар бар. Шуларны бүләк итеп бирсәк, күпме файда китерәчәкбез һәм рәхмәт сүзләре ишетәчәкбез. Беренчедән, китапка яңа тормыш бүләк итәбез, икенчедән, аның белән күбрәк кешеләр таныша алачак.
Акция турында ишетеп, аңа берничә кеше кушылган да инде - үзләре укыган китапларны һәм журналларны район үзәк китапханәсенә тапшырганнар.
Бу акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Чарадан читтә калмыйк, дуслар!
Автор: Эльвира Ямалетдинова.
автор фотосы.
Фотода: район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлгенә Кәлимуллина.
Читайте нас: