Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
26 февраль 2021, 11:32

Ата-аналар сәламәт туклану яклы!

“Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” акциясе чикләрендә район мәктәпләрендә ачык ишекләр көне үтте. Аның чикләрендә ата-аналар мәктәп ашханәлә­рен­дә булып, балаларның ничек туклануын үзләре күрә алды.

2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә узган чарада ата-анаар мәгълүмат стендында урнаштырылган менюның туры килү-килмәвен, туклану графигын тикшерделәр, калдык­лар­ның дәрәҗәсен бәһа­ла­­дылар, азык-төлекне саклау шартларын карадылар, этикеткаларын һәм яраклылык вакытын өй­рәнделәр, ризыкларны тәмләп карадылар һәм аларның нәти­җәләре буенча чек-битл­әрне тутырдылар.
Әлфинә Дилмөхәмәтова:
- Минем балаларым биредә әзерләнгән ашлардан канәгать, биг­рәк тә өлкәненә ашханәдәге ризыклар бик ошый. Бүген без ризыкларны тикшерергә түгел, ә моның дөреслегенә инанырга килдек. Чынлап та, ашханәдәге аш­ларның барсы да сыйфатлы. Без бик канәгать.
Людмила Иванова:
- Минем балама да барсы да ошый. Бүген без ризыклар һәм яшелчәләр сакланган биналарны карап йөредек. Барсы да азык-төлек хәвефсезлеге таләп­ләренә ярашлы оештырылган. Һәр продукция өчен суыткыч бар, барлык шартлар үтәлгән.
Альмира Мөхәмәтҗанова:
- Меню буенча җитеш­сез­лекләр табылмады. Барсы да графикка һәм менюга туры килә. Мин – сәламәт туклану яклы, биредә барлык ризыклар да сыйфатлы. Йортта көн саен мондый ризыкларны әзерләп булмый. Мин дә, балаларым да барсыннан да канәгатьбез.
Сәфәр вакытында ата-аналар ашханә хезмәткәрләре һәм мәктәп җитәкчелеге белән әңгәмәләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Лина Фәтхетдинова, тәрбияви эш буенча директор урынбасары:
- Әлеге вакытта мәктәптә 1100 бала туклана, льготалар белән файдаланучылар да бар. Мәктәп тормышы белән кызыксынып торган ата-аналарга без бик шатбыз. Шуны да билгеләп үтәсем килә, аларның мәктәп ашханәсенә килүләре балаларны да, ашханәдә эшләүчеләрне дә тәртипкә өнди, шулай ук туклануны оештыру хәлен яхшыртырга булышлык итә. Без булган проблемаларны бергәләшеп тикшерергә һәм туклану сыйфатын яхшырту буенча тәкъ­димнәрне тыңларга һәрвакыт әзер. Шуңа күрә, елына бер тапкыр булса да ата-аналарның ашханәгә килүе яхшы. “Дөрес туклану турында сөйләшү” программасы чикләрендә укучылар өчен “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” дип исемләнгән сәламәтлек дәресләре, “Минем яраткан ризыкларым” рәсемнәр конкурсы һәм башка сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: