Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
19 март 2021, 11:05

Кырмыскалыда – “Кырым язы”

Кырмыскалы районында Кырым белән Русиянең кушылуына 7 ел тулу уңаеннан төрле чаралар үткәрелә/

Кырмыскалы районының мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре “Кырым язы” фестиваленә актив кушылды. Шулай, үсеп килүче буында патриотлык тойгысы һәм тарихны өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру максатыннан районның Балалар сәнгать мәктәбендә “Кырым язы” дигән исем астында рәсемнәр күргәзмәсе эшли.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да чаралар планын булдырып, бу тарихи датага алдан әзерләнде. Районның балалар китапханәсендә “Русия һәм Кырым бергә”, “Кырым язы чәчәк ата” кебек чаралары үткәрелсә, Прибельский модельле яшьләр китапханәсенә бу вакыйга уңаеннан оештырылган шигърият кичәсенә авылның төрле буын вәкилләре чакырылды. Төрле өлкәләрдә эшләүче иҗади шәхесләр бергә җыелышып, Кырымның тарихы, шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләрендә сурәтләнгән матурлыгы турында сөйләштеләр. Алдан игълан ителгән “Их, кош булып, Кырымны әйләнергә...” дигән иҗади бәйге чикләрендә Прибельский авылында яшәп иҗат итүче авторларның шигырьләре яңгырады. Иске Бәбеч авыл китапханәсе каршында оештырылган “Кәрәз” әдәби түгәрәге әгъзалары да бирегә видео-күчтәнәчләрен җибәрде - Кырымга багышлап язган шигырьләрен юллады. Әлеге чараның җыр-биюләр белән үрлеп баруы да бәйрәм кәефе өстәде. Иҗади бәйгедә актив катнашучыларны бүләкләү -чараның иң дулкындандыргыч мәле булгандыр. Шулай ук бу көнне байтак еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче һәм авылның иҗади шәхесләрен берләштерүче “Самоцветы” берләшмәсе җитәкчесе Валентина Кадынцеваны да күркәм гомер бәйрәме уңаеннан тәбрикләп үттеләр. Кыскасы, китапханәдә узган бу чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Башка авыл һәм мәктәп китапханәләрендә дә бу көннәрдә рәсем конкурслары, китап күргәзмәләре, тематик сәгатьләр үткәрү каралган.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: район китапханәсе.
Читайте нас: