Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
9 февраль 2023, 12:02

Күмәкләшеп изге эш башкардылар

Шул көннәрдә Сахай авыл мәдәният йортына авылның иң уңган һәм тырыш хатын-кызлары җыелды. Алар махсус операция барган урындагы якташ ир-егетләребезгә авылча тәмле итеп токмач әзерләделәр.

Күмәкләшеп изге эш башкардылар
Күмәкләшеп изге эш башкардылар

- Шундый эшне башларга дигән уй күптәннән бар иде. Без социаль челтәрдәге авыл чатында акция үткәрелә дип яздык. Авыл халкы моны хуплап чыкты һәм кем нәрсә белән ярдәм итә ала, барлык продуктларны да алып мәдәният йортына килделәр. Үзләре килә алмаганнар ризыкларны китереп киттеләр, кемдер акчалата ярдәм итте. Авыл биләмәсеннән җыелган акчага ике тепловизор һәм кирәкле әйберләр сатып алып егетләребезгә озаткан идек инде.
Сахай авылыннан Фидан Самиков, Рәнис Йөзлекбаев һәм Артур Камалов әлеге вакытта махсус операция барган урында хезмәт итәләр. Шәм эшләү серләрен интернет челтәреннән карап өйрәндек, консерва банкаларын авылдашлардан җыйдык һәм эшкә тотындык, - дип сөйләде Фия Хисамова.
- Шәмнәрне мәдәният йорты, авыл Советы хезмәткәрләре ясадылар. Парафинны Таһир Вилданов ваклап әзерләп торды. Сахай авылыннан Фаил Каримов һәм Иске Акташ авылыннан Шамил Латыйпов умарта балавызы бирделәр. Әле 48 шәм ясадык, тагын ясаячакбыз. Бу шәмнәрне берничә сәгать эчендә эшләп алдык. Берәүләре консерва банкаларын әзерләп, икенчеләре картон кисеп, өченчеләре шуларны консервага урнаштырып торды, шуннан эретелгән парафинны банкаларга салып чыктык. Иске Шәрәй авылыннан Руслан Рисов 400 килограмм бал алып килеп, иганә ярдәме күрсәтте. Өч 27 килограммлы чиләкне Олыкүл авылындагы волонтерлар штабы – “Безнең патриот” җәмгыятенә илтеп бирдек, 4 чиләк балны Кырмыскалыдагы “Шәйморатов” волонтер клубына, калганнарын бер литрлы банкаларга салып, махсус операция барган урынга җибәрәчәкбез. Шулай ук хәйрия концерты һәм ярминкә үткәрергә уйлыйбыз. Анда җыелган акчага ир-егетләребезгә кирәкле әйберләр сатып алабыз, - дип әйтеп үтте Сахай авыл Советы хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ләйсән Шәрипова.
Ә бу юлы токмач кисәргә карар иттек. Эшне башлап җибәрер алдыннан Флүзә Хәсәнова ир-егетләребез исән-имин йөреп кайтсыннар, дөньяларбыз тыныч булсын дип дога кылды. Токмач әзерләргә йөздән артык йомырка тотынылды. Ләйсән Байназарова өендә токмач кисеп китереп китте, Гөлнара Самикова да зур ярдәм күрсәтте. Уңган хуҗабикәләр, күтәренке кәеф белән моңлы җырлар астында көйли-көйли камыр басып, токмач кистеләр. Аларның күңел җылысы, изге теләкләре белән әзерләнгән ризыклар һәм кайнар сәламнәре безне яклаган һәм саклаган ир-егетләребезгә барып җитеп, аларны шатландырыр дип өметләнәбез. Иң мөһиме, алар исән-имин йөреп кайтсыннар.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.
Автор фотолары.

Күмәкләшеп изге эш башкардылар
Күмәкләшеп изге эш башкардылар
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: