Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Акция
13 сентябрь , 15:15

Балалар яугиләргә ярдәм итте

8 сентябрьдә, сайлауларның өченче көне барганда, Сахай мәдәният йорты янында мәктәп балалары белән волонтерлар катнашлыгында махсус хәрбиоперациядә катнашкан яугирләребезгә багышланган хәйрия ярминкәсе үтте.

Балалар яугиләргә ярдәм итте
Балалар яугиләргә ярдәм итте

Мәктәп укучылары арасын да 2нче сыйныфтан алып 11нче сый ныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар катнашты. Ярминкәдә йөрәк җылысын биреп эшләнгән кул эш ләре, төрле тәмле камыр ризыклары, өйдә үстерелгән гөл -
ләр, яшелчә-җимешләр, компот, соклар һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителгән иде. Барлык авыл халкы ярминкәдәге әйберләрне сатып алды һәм безнең яугирләребезгә ярдәм дә үз өлешләрен кертте. Бәйрәмгә барсы да яхшы кәеф белән килеп, сайлауда катнашып, изге эш эшләп, таралыштылар.
Барлыгы 47800 сум акча җыелды. Мәктәп балалары арасында конкурс үткәреп, беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Беренче урынны мәдәният йорты хезмәткәрләре, икенче урынны 5нче сыйныф укучылары һәм өченче урынны 3-4нче сыйныфлар бүлеште. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән тәбрикләделәр.
Шундый изге чара үткәреп, Сахай авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә ярдәм итеп, үз өлешләрен кертте. Җыелган акчага аларга кирәк-яракларны сатып алып, посылка җыеп җибәреләчәк. Катнашкан
һәрбер кешегә рәхмәтлебез. Без бергә булганда гына, Җиңү безнең якта булачак!
Фия ХИСАМОвА.
Сахай авылы.

Балалар яугиләргә ярдәм итте
Балалар яугиләргә ярдәм итте
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: