Үзән
+7 °С
Облачно
Атна вакыйгасы
16 Февраля 2018, 07:02

Яшьләр көрәшеп чыныга

Узган ял көннәре районның спорт тормышында республика күләмендә үткәрелгән чагу вакыйгалар белән истә калды - Кырмыскалы авылында 2002-2005 елгы үсмерләр арасында генерал-майор М.М.Шәйморатов истәлегенә багышланган көрәш буенча республика беренчелеге үткәрелде. Мәртәбәле турнирда республиканың 25 шәһәре һәм районыннан 250дән артык кеше катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар, тренерлар һәм тамашачыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов сә­ламләде һәм барсына да күтәренке кәеф, ә көрәш­челәргә - җиңүләр теләде. Шулай ук Фәнзил Фәез улы бу турнирның әһәмиятен һәм көрәшнең Миңлегали Шәйморатовның туган ягында үткәрүнең мөһим­леген билгеләде.
Республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары А.В.Новиков, мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Р.Р.Ал­тын­баев, билбаулы көрәш федерациясе президенты В.И.Ильясов һәм башка мәртәбәле кунаклар чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен район хакимиятенә рәхмәт белдереп, чараны ачып җибәр­деләр.
Ярышлар ике көн дәва­мында барды. Тәүгеләрдән булып келәмгә иң яшь спортчылар чыкты. Арытабан көрәшчеләр авырлык категорияләре буенча үзлә­ренең көчләрен һәм чыдамлылыкларын күрсәттеләр. Келәмдә көрәш кызганнан-кыза барды. Һәр көрәшчегә шактый көч түгәргә туры килде. Шулай итеп, 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә уңыш Кырмыскалы авылыннан Радмир Самиков һәм Артур Хәми­дуллинга елмайды. Радмир чак кына көчлерәк булып, Артурны икенче урынга калдырды. Призлы урыннарны шулай ук район үзәгеннән Руслан Карпов, Дамир Насыйров, Михаил Юдин, Азат Абдуллин, Богдан Данилов яу­лады. Хәзер исә җиңүче­ләргә республика данын Русия чемпионатында якларга туры киләчәк. Анда да аларга уңыш елмайсын иде.
- Шунысы куанычлы, бу спорт төре белән шөгыль­ләнергә теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Спортчылар техник яктан да көчлерәк, шуңа турнирлар да мавыктыргыч үтә, - ди физик культура һәм спорт буенча баш белгеч Вадим Канбәков.
Кунаклар Миңлегали Шәйморатовның туган авылына барып, музейда булдылар, легендар дивизия командиры турында 3-D фильм карадылар һәм һәй­кәленә чәчкәләр салдылар.
Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыруда “Айсберг” җәмгыяте (“Ихлас” сәүдә үзәге) директоры Роберт Йосыпов иганә ярдәме күр­сәтте.
Марсель Рәшитов. Автор фотолары.
Читайте нас