Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
4 сентябрь 2018, 13:51

Авылларга газ килде

Җәйнең соңгы көннәре Малай, Кара күл, Түбәнге һәм Үрге Төкен авыллары халкы өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга – “зәңгәр ягулык” килү белән истә калачак. Моны алар бик озак көтте. Һәм, ниһаять, теләкләре тормышка ашты - “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыяте файдалануга тапшырган 23,1 километр озынлыгындагы авылара газ челтәре ярдәмендә 400гә якын кеше, шулай ук авыллардагы 4 социаль объект газга тоташтыру мөмкинлеге алды.

Бу уңайдан Түбәнге Төкен авылында тантаналы чара узды. Авыл урамнарында иртән-иртүк бәйрәм кәефе сизелеп торды. Ә район Мә­дәният сарае һәм авыл клублалар артистларының чыгышлары чарага тагын да ямь өстәде.
Авыл, тулаем район күлә­мендәге зур вакыйга уңаен­нан булган тантанада авыл халкын муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­­гызов, БР Төзелеш һәм архитектура буенча дәү­ләт комитеты рәисе Г.С.Не­воструев, “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры А.Ә.Әх­мәт­шин, гомум мәсьәләләр буенча урынбасары Д.И.Солоницын, капиталь төзелеш буенча урынбасары У.М.Мостафин, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте баш инженеры Р.Р.Усманов, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Кенәз авылындагы Үзәк филиалы директоры Т.Р.Кускилдин һәм башкалар котлады. Район башлыгы эшне оператив һәм сыйфатлы башкарган газчыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Чыгыш ясаучылар бил­геләвенчә, газ үткәргечләр Русия төбәкләренә газ кертү программасы буенча тормышка ашырылды. Хәзер “зәңгәр ягулык” авыл хал­кының тормыш-көнкүрешен генә җиңеләйтеп калмаячак, төпкел авыл-ларның үсешенә дә яңа мөмкинлекләр ачачак.
Түбәнге Төкен авылында челтәргә тоташтыруга 200 дән артык кеше гариза язган да инде. Авылда яшәүчеләрнең калганнарын да җайлап газга күчерергә мөмкинлекләр эзләячәкбез. Тиздән авыл урамына асфальт та түшәргә планлаштырыла, дип билге­ләде Фәнзил Фәез улы.
Ә бу тантаналы көнне тәүгеләрдән булып “зәңгәр ягулык” Юлмөхәммә­товлар йортында кабынды. Байтак еллар урындагы хуҗалыкта механизатор булып эшләп, хаклы ялга чыккан Ислам Бәхти улы һәм аның тормыш иптәше – урындагы мәктәп укытучысы Газимә Мәкъсүт кызы шундый шатлыкка ышана алмыйлар. Үзләренең күркәм йортын алар мо­ңа кадәр утын белән җылыт­каннар. Әле генә газ булмас инде дип, узган елда хәттә яңа мич салдырганнар. Газ пли­тәсе өчен балонны да күрше Авыргазы районыннан барып алырга туры килгән.
- Бу көнне күптән көткән идек, хәзер тормышыбыз күпкә җиңеләячәк, - ди Юлмөхәммәтовлар, бу эшкү үз өлешен керткәннәрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткереп.
Әйе, авыл халкының шатлыгы йө­зенә чыккан. Ни генә дисәң дә, “зәң­гәр ягулык” булгач, авылның киләчәге дә өметле бит.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: