Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
26 октябрь 2018, 11:04

Районда – яңа башлык

Муниципаль район Советы депутатлары муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасына бертавыштан А.Ф.Сабировның кандидатурасын расладылар.

Муниципаль район Советының 19нчы утырышында Башкортстан Рес­пуб­ликасының мәдәният министры А.И.Шафикова, республиканың икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Л.М.Мәҗитова, муниципаль берәмлекләр белән эш итү буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы идарә­легенең бүлек мөдире И.Ф.Саньяров, муниципаль берәмлекләр белән эш итү буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы идарәлегенең баш советнигы А.Ф.Мәкъсутов, шулай ук учреждение һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгать­челек вәкилләре, хакимият вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм депутатлар катнашты.
- Тәү чиратта, республика Башлыгы бурычларын башкаручы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм муниципаль район Со­веты депутатларына рәхмәт белде­рәсем килә. Бу карар белән сез миңа юга­­­ры ышаныч күрсәтәсез. Алда зур эш кү­ләме көтә. Үземә йөкләтелгән бурыч­лар­ны тулысынча аңлыйм. Хөрмәтле депутатлар, хезмәттәшләр, барлык көче­без­не туплап, зур тырышлык белән, граж­даннарның законлы хокукларын һәм мән­фәгатьләрен исәпкә алып, халык бе­лән даими аралашып кына без алдыбызга куйган бурычларны башкарып чыга алачакбыз, - диде муниципалитет башлыгы вазыйфасына яңа сайланган А.Ф.Сабиров.
- Республика җитәкчелеге исеменнән Альфир Фәрхәт улын район хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләнүе белән котларга рөхсәт итегез. Кырмыскалылар бүгенге көндә икътисадый һәм социаль үсеш өлкәсендә республикада алдынгы урыннарның берсен яулый. Соңгы елларда сездә зур үзгәрешләр булды. Бу авыл хуҗалыгы, торак, социаль-мәдәни объектлар төзелешенә дә кагыла. Инженер коммуникацияләр төзелеше буенча да зур эш башкарыла. Җылылык белән тәэмин итү объектларына реконструкция тәмамланып килә. 2019 елда 340 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп сафка керәчәк, Кабак авылы үзәгендә социаль- мәдәни үзәк ачылачак.
Гомумән, арытабан икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү өчен районның мөмкин­лекләре зур. Ләкин районда сәламәтлек саклау, юлларны төзек­лән­дерү кебек хәл итәсе көнүзәк проблемалар бар әле. Сүз азагында барыгызга да ныклы сәла­мәтлек, районынызның чәчкә атуы хакына уңышлы эшләр телим, - диде үзенең чыгышында Искәндәр Фән­зил улы Саньяров.
Безнең белешмә
Альфир Фәрхәт улы Сабиров 1980 елның 12 декабрендә туган. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган.
2003-2008 елларда 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде.
2008-2010 елларда район үзәгенең 1нче санлы урта мәктәбенә җитәкчелек итте.
2010-2011 елларда – район үзәгенең 2нче санлы директоры.
2011 елның июленнән 2014 елның гыйнварына кадәр районның мәгариф бүлеге начальнигы булып эшли.
2014 елның гыйнварыннан хәзерге вакытка кадәр Кырмыскалы районы муниципаль район Советы секретаре вазыйфасын башкарды.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: