Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
12 март 2019, 11:23

Сылу да сез, сөйкемле дә...

Изге йола буенча, район Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матурлык һәм гүзәллек бәйрәме - “Нәүрүз сылуы – 2019” конкурсы үткәрелде.

Изге йола буенча, район Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матурлык һәм гүзәллек бәйрәме - “Нәүрүз сылуы – 2019” конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә биш сылукай катнашты. Иң тәүдә алар сәхнәгә чыгып үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды, мавыгулары турында сөйләде, төрле конкурсларда сәләтләрен күрсәтте. Дефиле – чагу һәм дулкынландыргыч мизгел­ләрнең берсе булгандыр. Сәхнә бер мәлгә подиумга әверелде – күзләрне кызыктырып купшы киемле сылу кызларыбыз үтте.
Конкурс район Мәдәният сарае артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды һәм залда утыру­чы­ларның кәефен тагы да күтәреп җибәрде. “Егетләр”, “Елмаю” вокал ан­самбльләре, “Чаткылар” балалар театр студиясе, “Далан” һәм “Йолдыз” бию коллективлары, Салават Әюпов, Ольга Исхакова, Венера Нигъмә­тул­лина, Эльмира Муллаголова, Әлфия Нигъмәтуллина, Фәрит Яхшыголов, Лилия Әлмәтова, Дамир Нигъмәтуллин, Белла Хәсәнова, шулай ук башка бик күп артистларның чыгышы бәйрәмне онытылмаслык итте.
Жюри әгъзаларына иң матур һәм гүзәл кызны сайлау җиңел булмады. Шулай итеп, Вилена Гыймранова - “Мисс Илһам”, Азалия Гәрәева - “Мисс Гармония”, Камилла Газизова - “Мисс Романтика”, Илнара Хәмидуллина “Мисс Нәфислек” номинацияләрендә билгеләнде. Ә иң төп бүләк – “Нәүрүз сылуы – 2019” исемен 14 яшьлек Аделя Сәетколова яулады.
- Туган авылымны бик яратам, аның табигатенә сокланам. Үземнең әти-әниемә охшарга, алар кебек ягымлы, уңган, ышанычлы булырга тырышам. Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен, аларның ярдәменнән башка мин бернәрсәгә дә ирешә алмас идем, - диде кыз үзенең “визитка”сында.
Тамашачылар сөюен, иң күп тавыш җыеп, Камилла Газизова яулады. Конкурста катнашучыларның барсына да дипломнар, үз номинацияләре буенча тасмалар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара бик күп уңай тәэссо­ратлар һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Миләүшә ӘМИРОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: