Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
27 февраль 2020, 14:45

Балалар - безнең байлыгыбыз!

Ил Президенты Владимир Путин Русия Конституциясендә балаларга карата аерым мөнәсәбәт турындагы нормаларны беркетүне нигезле дип саный.

Бу хакта ул чәршәмбе көнне РФ Конституциясенә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдерде.

Эшче төркем утырышы барышында Дәүләт думасы депутаты Ольга Баталина Төп Законны Русия Хакимияте балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудырырга тиеш дигән нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим итте. Парламентарий, шулай ук, Конституциягә балаларны "Русиянең иң мөһим байлыгы" буларак кертергә тәкъдим итте.

"Минемчә, бу дөрес, безнең Русия халыклары традицияләрендә һәрвакыт балаларга карата аерым сакчыл мөнәсәбәт булды", - дип килеште Путин. Дәүләт башлыгы Конституциядә тиешле нормаларның чагылышын гамәлдәге демографик проблемаларны исәпкә алып, максатка ярашлы дип саный. "Бездә, минемчә, Төп Законда элек балалар турында болай турыдан-туры әйтелгәне юк иде", - дип билгеләп үтте ул.

Аның фикеренчә, балалар турындагы нигезләмә илне берләштерергә сәләтле "әхлакый башлангыч" булачак. "Өстәмә рәвештә, әгәр бу Төп Законда чагылдырылса, миңа калса, бу акланачак", - дип тәмамлады Президент.
Фото: kremlin.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/140301.
Читайте нас: