Яңа киңәшченең бурычы – Башкортстанда физкультураны һәм спортны үстерү.
Белешмә. Карапетян Шаварш Владимирович 1953 елның 19 маенда Әрмән ССРының Кировакан шәһәрендә туган.
Әрмән дәүләт физик культура институтын, Ереван халыҡ хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1970 елларда дөньяда су астында йөзү буенча иң көчлеләрнең берсе. 1972 елдан – СССРның җыелма командасында. 1973-1977 елларда – җиде тапҡыр СССР чемпионы, 1973-1980 елларда 15 тапҡыр СССР Кубогын алган, 1972-1977 елларда – 13 тапкыр Европа чемпионы, 1972-1977 еллдарда – 50 метрга чуму, 100, 400 һәм 800 метрга акваланг белән йөзү кебек ярыш төрләрендә 11 тапкыр дөнья рекордсмены.
1983 елда спортта гаделлекне һәм намуслылыкны символлаштырган ЮНЕСКО Fair Play почёт билгесенә лаек булган. «Почёт билгесе» ордены, Батырлык ордены, «Суга батып баручыларны котҡарган өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кояш системасының 3027нче бәләкәй планетасына Шаварш исеме бирелгән.