Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
8 сентябрь 2020, 00:25

Башкала урамнары буйлап экскурсия автобусы йөри башлаячак

2020 елның 6 сентябрендә «Кәрвансарай» сәүдә-эшлекле комплексы каршында тантаналы шартларда ике катлы экскурсия автобусы һәм аның маршруты тәкъдим ителде. Уфалыларга һәм башкала кунакларына мондый бүләкне Башкортстан Республикасы ясады.

Ике катлы автобус - төбәккә туристлар агымын җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. Сәламләү сүзләре белән республиканың Туризм буенча дәүләт комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Раил Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны республика өчен әһәмиятле вакыйга белән котлады, маршрутны уңышлы эшләтеп җибәрүне теләде. Аның сүзләренчә, автобус сатып алу мәсьәләсе күптән бар иде. "1,5 сәгатьтә транспорт 12-15 чакрым араны уза. Безнең бүгенге маршрут Уфа шәһәренең иске өлеше, искиткеч урыннар буенча үткәрелде. Автобус хәрәкмтне "Кәрвансарай"дан башлаячак, шунда ук соңгы тукталыш та булачак. Ул тарихи урамнар буйлап, Агыйделнең яңа яр буе буйлап барачак. Экскурсия автобусын Уфа халкы, туристлар яратыр дип ышанабыз, - ди Раил Мөхәммәтҗанов. Автобус 2020 елның 11 сентябренә кадәр социаль рейслар үткәрүне дәвам итәчәк. Аларда инвалид, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, коронавирус чорында табибларга ярдәм иткән волонтерлар, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт белән бәйле авырулар алган гражданнар катнашачак. Штат режимында ике катлы автобус 2020 елның 12 сентябреннән эшли башлаячак. Юл - түләүле. Билетларны урында сатып алырга мөмкин. Даблдекер (инглизчәдән doubledecker - ике катлы) "Кәрвансарай"дан көн саен китәчәк. Ул Уфаның тарихи урамнары буенча уза: Ленин, Карл Маркс, Киров, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Тукай, Совет, Пушкин, Сочи урамнары, Агыйдел елгасы яры.

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/444277.

Читайте нас: