Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
11 сентябрь 2020, 13:10

Кабакта – яңа балалар бакчасы

Кырмыскалы районының Кабак авылында "Демография" милли проекты буенча 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү эшләре тизләтелде. Объектта төзелеш эшләре артта калып барганлыктан, эшкә өстәмә эшчеләр җәлеп ителде.

Төзелеш эшләре куәте белән БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары, хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов танышты. Атна эчендә хәлләр яхшыга үзгәргән: объектта 28 кеше эшли, шулай ук өстәмә техника кертелгән.
Илшат Таҗетдинов: "Кечкенәләребезнең туган районнарында, авылларында балалар бакчасына йөрүе мөһим. Мондый объектларны файдалануга тапшыруны ата-аналар зур түземсезлек белән көтә. Шуңа күрә дә аны вакытында эшләтеп җибәрергә кирәк", - диде.
Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, шушы һәм башка проблемалы объектлар буенча төрле мәсьәләләрне оператив чишү өчен махсус ватсап-сайтлары булдырылган. Аңарда хөкүмәт, заказчы, подрядчик, төбәк проект офисы вәкилләре катнаша.
Республикада "Демография" милли проекты буенча 3228 урынга 22 балалар бакчасы төзелгән. Быел 3890 урынга 24 тәрбия учреждениесе файдалануга тапшырыларга тиеш. 1 сентябрьдә Уфа районының Чесноковка авылында 640 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 160 урынлык балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Уфада Республика көненә 215 урынга тагын да бер мәктәпкә кадәр тәрбияләү учреждениесе ишекләрен ачарга тиеш. Властьлар балалар бакчасында урын дефициты мәсьәләсен 2021 елга тулысынча чишәргә җыена.
Шунысы да мәгълүм булсын, 2020 елга "Демография" милли проектын финанслау күләме 10,8 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Шуларның 8,2 млрд. сумы федераль чыганаклар.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: