Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
25 гыйнвар 2021, 12:25

Авыл медикларына бушлай торак бирелде

Кырмыскалы районында нибары дүрт ай эчендә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча табибларга менә дигән йортлар төзелде. Төзелешнең гомум бюджеты дүрт миллион сумнан артык тәшкил итте.

Насип Сибәгатуллин район үзәк хастаханәсендә онколог булып эшли. Кырмыскалыга “земский доктор” буларак килгән. Белгечнең гомум эш стажы – өч ел. Хатыны һәм кызы белән фатир арендалап яшәгән. Хәзер яшәү өчен барлык шартлары булган йортыбыз булачак, диләр гаилә пары.
Барлыгы Кырмыскалы авылында программа буенча табиб гаиләләре өчен ике торак йорт төзелгән, бер фатир бүленгән. Төзелеш эшләре озак дәвам итмәгән: бинаны дүрт ай эчендә сафка бастырганнар.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы 2025 елга кадәр дәвам итәчәк. Анда укытучылар, табиблар катнаша ала. Бу ярдәм чарасы авыл җирлегенә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен өчен дә, 35 яшькә кадәрге гаиләләр өчен дә оештырылды.
Программада торак урыны булмаган һәм авыл җирлегендә эшләргә теләк белдергән яшь гаиләләр, яшь белгечләр катнаша ала.
2020 елда дәүләт программасы кысаларында 385 гаилә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар алды. Моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 660 млн.сумнан артык акча тотылган.

Автор: Таҗиева Руфина.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/647192.

Читайте нас: