Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атна вакыйгасы
16 февраль 2021, 11:55

Русия Героен көрәшеп искә алдылар

Узган ял көннәре спорт чараларына бай булды. Кырмыскалы районы “Русия чаңгы юлы-2021” бөтенрусия акциясенә актив кушылып, барлык авыл биләмәләрендә “Сәламәтлек фестиваль”ләре шаулап-гөрләп үтсә, район үзәгенең “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында да кызу ярыш барды.

Бу көнне тагын бер зур чара - 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Русия Герое генерал-майор Миңлегали Шәй­моратов истәлегенә багышланган көрәш буенча Башкортостан Республикасы беренчелеге узды. Рес­публиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Кырмыскалы районы хакимияте, Баш­корт­станның көрәш һәм билбаулы көрәш спорты феде­рациясенең төбәк җәмә­гать оешмасы тарафыннан оештырылган чарада республика­бызның шәһәр һәм ра­й­он­нарыннан 157 спортчы катнашты.
Көрәшчеләрне һәм җанатарларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Кырмыскалы районы ха­ки­ми­яте башлыгы Альфир Сабиров, Башкорт­стан Республикасы Дәүләт Җые­­лышы-Корылтай депутаты - сәла­мәт­лек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Салават Харасов, Башкортстан Рес­пуб­ликасының көрәш һәм билбаулы көрәш спорты федерациясе төбәк җәмәгать оеш­масы президенты Вәкил Ильясов һәм башка бик күп мәртәбәле кунакларны сәламләде.
Спорт чарасына килгән кунаклар бу көнне 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирының туган авылына да сәфәр кылды: һәй­кәленә чәчәкләр салдылар һәм мәдәният йортындагы музеенда булдылар.
Кызу барган ярышта җиңүчеләр 9 төрле авырлык категориясендә (45тән башлап 100 килограммга кадәр) бил­геләде. Һәр авырлык категориясендә беренче урыннарга Куергазы районыннан Җәмил Искәндәров (тренеры Самат Туйгилдин), Илеш районыннан Илназ Ху­жин (тренеры Илдар Ямалиев), Мә­ләвез районыннан Илфат Абдулов һәм Динислам Фәйзуллин (тренерлары Ил­фат Байчурин), Стәрлебаштан Ирән­дек Собхаголов һәм Дим Ишем­бәтов (тренерлары Илдар Моратов), Ишембай районыннан Илнур Вилданов (тренеры Марат Зарипов), Бакалы районыннан Айназ Шәйдуллин (тренеры Илназ Шәй­дуллин), Кырмыскалыдан Азамат Аб­дуллин (тренеры Рәмзит Галиак­бә­ров) ия булдылар.
Ирек Хәервари улы билгеләвенчә, Ва­танны саклаучылар көне алдыннан тур­нирның Русиянең легендар Герое Миң­­легали Шәйморатовның туган ягын­да узуы зур әһәмияткә ия. Ул сә­ла­мәт яшәү рәвешенең яхшы үрнәге, көн­­­дәш­лек рухы һәм сәламәт кон­­­ку­рентлыкның ачык чагылышы бу­лып тора. Ул район хакимиятенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ра­йо­н­­­ның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәк­тәбе тренер-укытучысы Илнур Бик­­­­­­та­шевка спорт хәрәкәтен үстерүгә һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керт­кән өлеше өчен медаль һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Барлык призлы урыннарны алучыларга да грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм март аенда Казан шәһәрендә узачак Русия беренчелегендә дә уңыш­лар телибез!
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: