Әйе, без барыбыз да нәрсәгәдер, кемгәдер гашыйк булабыз. Кемгәдер соклану, ерактан гына гашыйк булу да яшәргә, эшләргә көч бирә. Бу хис бер көнне зур ялкын булып ургылып килеп чыга да, берничек тә сүндереп булмаган мәхәббәт уты белән камап ала. Аның ярдәмендә матур гаиләләр барлыкка килә, балалар туа. Мәхәббәт – ул дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Аннан башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде.
Мәхәббәт хакында нинди генә шигырьләр, җырлар, романнар, легендалар, риваятьләр язылмаган! Исәбе-саны юк. Шул ук вакытта ул үлемсез. Аның яше дә юк. Мәхәббәт хисеннән исереп, ай яктысында бер-береңә сыенып капка төбендә торулар кемнең генә башыннан үтмәгән икән?! Сөйгән егетен армиягә озатканда кыз чиккән кулъяулык бүләк иткән, аны көтеп алырга вәгъдә биргән. Күлләрдә йөзгән ялгыз аккош шикелле сөйгәнен көткән. Мәдәният йортларында оештырылган “Гашыйк булдым сиңа” дигән кичәдә дә сүз шул турыда барды.
Бу чара башта Сахай, ә икенче көнне Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортларында үтте. Һәвәскәр артистларыбыз Алсу Мөхетдинова, Зәлия Рамазанова, Гөлназ Фәткуллина, Рания һәм Радмир Хисамовлар, Айрат Хәкимов, Газиз Кәримов, Эльмир Әһлиуллин, Зинфира Фәйзуллина, Рәфүзә Туймуллина башкарган җырлар залда утырган өлкән буын вәкилләрен яшьлекләренә алып кайтса, яшьләрне мәхәббәт диңгезендә йөздерде. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы Риф Йөзлекбаев, “Илһам” әдәби түгәрәге әгъзасы Сәлимә Хафизованың мәхәббәт турындагы шигырьләре кичәгә ямь өстәде.