Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
27 март 2018, 12:35

Чәк-чәк табынга куела ямьле бәйрәм көнендә

2276нчы сайлау участогында иртән-иртүк музыка уйнап торды. Һава шартларының бераз бозылуына, кар явуга карамастан, Иске Кыешкы авылында яше дә, карты да сайлауларга ашыкты. Мин үзем дә бу җаваплы эшне иртән үк башкарып куйдым. Бу көнне районыбызның барлык авылларында диярлек бәйрәм чаралары үтте. Ә Таңсылу Байегетова җитәкчелегендәге Иске Кыешкы мәдәният йортында “Чәк-чәк” бәйрәме үткәрелде.

Безнең татар хатын-кызлары элек-электән бу татлы ризыкны әзерләргә оста булганнар. Чәк-чәк – ул табынның күрке. Бүген дә туй, никах табыннарына аны мотлак әзерләргә тырышалар.
Чәк-чәк бәйрәмендә авылы­бызның уңган хуҗабикәләре катнаштылар. Алар үзләре әзер­ләгән ризыкларына исемнәр дә бирделәр: “Алтын туй”, “Тынычлык”, “Ши­хан тавы”, “Бер­дәм­лек”. “Башкортстан – туган төягем”, “Кияү”, “Килен”, “Тату гаилә”. Барлык катнашучы-ларның да чәк-чәге уңган иде, аларның һәрберсе тәмле һәм үзенчә матур итеп бизәлгән. Шуңа да жюри әгъзалары конкурсантларга – Алсу Хәкимова, Резеда Сәйфет­динова, Зәлифә Гаделшина, Мәдинә Мугаллина, Равия Бикбаева, Фәридә Андри­анова, Рәйсә Бикбаева, Таң­сылу Байегет­ова, Лидия Маглеевага зур рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм башыннан ахырына кадәр “Хатирә” фольклор ансамбле әгъзала­рының чыгышлары белән үрелеп барды. Марат Абдрахмановның өздереп гармунда уйнавы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Шулай ук кул эшләреннән оештырылган күргәзмә җыелу­чыларның игътибарын әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торды. Кулдан сугылган паласлар, чигелгән һәм бәйләнгән әйбер­ләр һәркемдә соклану хисе уятты, башкала кунаклары да аны югары бәһалады.
Безнең Иске Кыешкы авылында борынгы милли йолаларны тергезү һәм яшь буынга өйрәтү буенча зур эш башкарыла. Милли киемнәр тегәбез, аш-су әзерлибез, соңгы вакытта бизәкләп палас сугу серләрен өйрәнә башладык. Бу уңайдан җитәкчебез Таңсылу Сабирҗан кызына рәхмәтлебез. Күптән түгел аның җитәк­челеге астында күрше Архангель районында узган республика милли тукучылык фестиваль-конкурсында катнашырга насыйп булды. Анда бу эшнең асылына төшенеп кайттык һәм үзебездә дә аның белән шөгыльләнергә булдык. Таңсылу Сабирҗан кызы Бөре шәһә­реннән туку станоклары сатып алып кайтты. Хәзер инде үзебез осталык дәресләре үткәрәбез. Сайлау көне уңаеннан оештырылган чарада да күргәзмәгә иң уңышлы эшлә­ребезне куйдык, ә Таңсылу Байегетова бе­лән Резеда Сәйфетдинова теләге бул­ган­нарны палас сугарга өйрәт­теләр. Шунысы куанычлы, осталык дәресендә катнашучылар бихисап булды.
Бу көнне сайлауга килүче­ләр­не тәмле чәй һәм чәк-чәк бе­­лән сыйладык. Ата-баба­лары­бызның изге йолаларын онытмыйк, бер-беребезгә кунакка йөрешик, гаиләләребез белән тату яшик, иң мөһиме, илебездә тынычлык булсын, дигән теләк­ләр теләдек.
Зәлифә Гаделшина,
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: