Бу уңайдан мәктәпләрдә дә зур эш башкарыла. Мәсәлән, Иске Шәрәй төп гомум белем бирү мәктәбендә Мәүлидә Турьян кызы Таҗетдинова җитәкчелегендә “Хазина” фольклор төркеме эшләп килә. Биредә барлык чаралар аларның катнашлыгында үтә. Өстәвенә, түгәрәк әгъзалары район һәм республика күләмендә узган чаралардан да читтә калмый. Мәктәп мөдире Ләйсән Әбүзәр кызы Моталлапова билгеләвенчә, ел саен “Башкортстан энҗеләре”, “Яңгыравыклы үкчә” бәйгеләрендә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агымдагы елда “Хазина” фольклор төркеме әгъзалары “Башкортстан энҗеләре” конкурсында өченче урын яуладылар, ә фәнни-тикшеренү эше өчен Мактау грамотасына лаек булдылар.
Шул көннәрдә онытыла барган йолаларны кире кайтару һәм балаларны алар белән таныштыру максатыннан биредә “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Ул бу көннең тарихын искә төшерү белән башланып китте. “Нәүрүз” сүзе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Балалар бәйрәмнең үзенчәлекләренә дә тукталып үттеләр. Мәсәлән, өлкәннәргә ярдәм итү, өйләрен җыештыру, кар көрәү бик саваплы эшләрдән санала. Алар үзләре дә нәнәй-картәтиләренә күчтәнәчләр белән кунакка барулары турында әйтеп үттеләр.
Бәйрәм җырлар, биюләр, матур шигырьләр һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Аның артыннан Карсылу килде. Алар бик озак “тарткалаштылар”, бигрәк тә кышның китәсе килмәде. Ләкин Карсылу арыды, сусады һәм җиңелүен танып, китәргә булды.
Шулай да иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән чәй эчү булгандыр. Бу уңайдан аларның әниләренә, нәнәйләренә дә рәхмәт әйтәсе килә, һәрберсе коймак пешереп, бәйрәмне үткәрүгә үз өлешләрен кертергә тырышканнар. Шул ук вакытта бу күренеш мәктәп белән ата-аналар арасында тыгыз элемтә булуы турында сөйли.
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф-гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, шундый борынгы бәйрәмнәр үткәрелеп торса, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәчәк.