Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уйна, гармун, уйна, өздереп лә уйна!

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булды, аның шатлыклы көннәрен ямьләде, моң-зарын басты. Тыныч тормышта да, яу яланында да халык аңардан аерылмаган, күңелнең иң нечкә кылларын чиртеп, иң түренә үтеп керерлек итеп уйнаучы гармунчылар булган.

Бу уңайдан үземне бик бәхетле саныйм - гармун моң­нарын тыңлап, аңа кушылып җырлап-биеп үскән буын мин. Үземне белгәннән бирле авылыбызда бик матур гореф-гадәтләр яшәп килде. Эшләр бет­кәч кич һәр капка төбенә егетләр һәм кызлар җыелды. Авылны яңгыратып егетләр гармун уйный, ә башкалар рәхәт­ләнеп җыр суза иде. Егетләрне армиягә озатканда да таңга кадәр гармун тавышы тынмады. Ата-бабаларыбызның бу матур йоласы әле дә яшәп килә. Безнең Илтуган авылы элек-электән оста гармунчылары белән дан тота. Халкыбызның милли горурлыгы булган, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, моңландырган, юат­кан, җырларда җырланган көмеш тавышлы гармун уен коралы һәр йортта диярлек бар ул.
Шул көннәрдә Илтуган авылында кышкы концерт мизгелен ябуга багышлап үткәрелгән гармун бәйрәме моңа ачык мисал. Кыяр-кыймас кына башланып киткән гармунчылар конкурсы зур бәйрәмгә әверелде. Чараны ачып, алып баручылар Альфира Әхтәмова һәм Әлфинә Насыйрова җыелучыларны сәламләде һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Сәхнә түренә Тәслимә Йосыпова, Әхәт Хуҗиәхмәтов, Хәсән Зәйнуллин, Хәләф Йосыпов һәм Хәләф Мозафаров кебек оста гармунчылар чакырылды. Алар үзләре белән таныштырды, тәү башлап кулларына кайчан гармун алулары турында кызыклы итеп сөйләде. Үзләре яраткан көйләрен суздылар, җырлар башкардылар.
- Гармунда уйнарга мин бәләкәй чакта ук өйрәндем. Шуннан бирле ул минем кулымнан төшкәне юк. Улларымны да бу уен коралына өйрәттем. Ниндидер бәйрәм яки мәҗлес булсынмы - гармун көеннән башка үткәне юк, - ди Әхәт Гайса улы Хуҗиәхмәтов.
- Башлангыч сыйныфларда укыганда ук әнием гармун алып бирде. Энеләрем дә оста гармунчы. Менә шуннан бирле бу уен коралы минем юлдашым да, арыган-талган чакларда ял ит­терүчем дә. Яшьләрне дә моңа күб­рәк җәлеп итәсе иде. Күңе­лендә моң яшәгән бала начарлык кыла алмый ул, - ди Хәсән Гайса улы Зәйнуллин.
- Күңел тулса, эч пошса, шатлансам яки моңлансам кулыма гармун алам. Мәҗлесләргә, юбилейларга чакырсалар да култык астыма гармунымны кыстырып барам. Гармунсыз бәйрәм бәйрәммени ул? Аңа кушылып җырлавы, биюе генә дә ни тора бит! - ди Хәләф Миңлеәхмәт улы Йосыпов.
Иңенә гармун асып сәхнәгә чыгучы, моңлы көйләр сузучылар арасында бердән-бер хатын-кыз - урындагы мәктәптә укытучы булып эшләүче Тәслимә Йосыпова да бар иде. Ул да гармун телен яхшы аңлый. Абыйларының гармунда уйнауларын карап торган кыз, алар юк чакта качып кына гармун уйнарга өйрәнгән һәм бүгенге көнгә кадәр аннан аерылганы юк.
Хәләф Харас улы Мозафаров та 5-6 яшьлек чагында ук гармунны үз иткән. Мәрхүм әтисе Харас абый да, энеләре дә оста гармунчылар иде.
Арытабан чара җыр-бию, гармун моңнары һәм татар хал­кының милли уеннары, конкурслар белән үрелеп барды. Гармунчылар уйнаганда, яшьләр тартынып торса да, өлкәннәр тыпырдап биеде һәм кушылып җырлады. Тәнзилә Хуҗиәх­мәтова, Альфира Әхтәмова һәм башкаларның дәртле һәм моңлы җырлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде, кат-кат чакыртып җырлатты. Олы яшьтә булып та, кулларында гармун тибрәтеп, үзләренең моңлы көйләре белән бүгенге район сәхнәсен ямьләндергән гармун­чыларның чыгышын да таң калып, сокланып утырды тамашачы.
Арытабан чара мул табын артында дәвам итте. Авыл халкы рәхәтләнеп аралашты, сөйләште, бергәләшеп җырлашты. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы килеп чыкты. Димәк, авыл биләмә­сенең ветераннар советы, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә оештырылган чара үз максатына иреште, дип кыю әйтергә була. Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәде. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тормышыбызга техника көннән-көн ныграк үтеп кергән заманда халык көйләре онытылмасын, гармун тавышлары тынмасын, үсеп килүче буын үз хал­кының үткәнен һәм мәдәниятен онытмасын дисәк, мондый күр­кәм бәйрәмнәр үткәрү бик ки­рәкле эш, минемчә. Чөнки үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, тәндәге ару-талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик гармун гына бирә ала. Мондый чара дәвамлы булсын, катнашучылары ел саен артып торсын иде.
Фәнүзә Йосыпова.
Илтуган авылы.
Читайте нас: