Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
15 Май 2018, 12:11

Аларның батырлыгы үлемсез

Тантана башланыр алдыннан Бозаяз авылы халкы реконструкция үткәрелгән мәдәният йорты алдындагы мәйдан алдына җыелды. Бу аңлашыла да – Җиңү көне һәр кеше өчен аеруча кадерле.

700гә якын бозаязлылы миллионлаган совет кешеләре белән бергә Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан. Кызганычка каршы, аларның барсына да яу яланнарыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бүгенге бәйрәмне сугыш ветераннарының икесе генә - 99 яшьлек Мирвәли Мөхәммәтфазыл улы Ибраһимов һәм Григорий Климентьевич Мокроуз кына каршы ала.
Әлбәттә, совет солдатларын кирәк-яраклары белән тәэмин иткән тыл эшчәннәренең дә Җиңүдә өлеше зур. Ләкин аларның сафлары да елдан-ел кими.
…1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 73 ел тулуга багышланган митинг башланды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырый.
Җыелучыларга кайнар котлау һәм ихлас теләкләр белән агро­сәнәгать комплексы хезмәткәр­ләре профсоюзының район комитеты рәисе Зөләл Таипова, авыл биләмәсе башлыгы Илдар Латыйпов, ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Жданов, хезмәт ветераны Мидхәт Рәҗәпов, Нәзир хәзрәт Мостаев мөрәҗәгать итте.
Ф.Әсәнов исемендәге урта мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Флюр Абдиев, Олег Акбашев, Әлфинә Мостаева үзләренең җырларында, шигырьләрендә, биюләрендә совет халкының фашизмга каршы каты алышта күрсәткән батырлыкларына дан җырланды.
Митинг азагында һәйкәлгә чәчкәләр салынды, күк йөзенә төрле төстәге шартлар очырылды, герой-бозаязлылар хөрмәтенә куел­ган мемориаль комплексы алдындагы мәйданга сирень агачлары утыртылды.
Эльвира Байбулатова.
Читайте нас: