Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
1 июнь 2018, 11:37

Илебез калканы ышанычлы

27 майда Кырмыскалы авылының Чик буе гаскәрләре һәйкәле янында Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Чик буе гаскәрләре төзелүенә 100 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.

Бу көнне Русиянең дәүләт чикләрен ышанычлы яклаучы, туган җиребезне дошманнардан саклаучы, ата-бабалары­бызның патриотлык йолаларын дәвам итүчеләргә хөрмәт күрсәтелде.
Тантана уңаеннан автопробегта катнашучылар - республикабызның төрле районнарыннан чик буе гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрби хезмәт­кәрләр килде. Бу көнне аларның саны 120дән артып китте.
- 2017 елда район елъязмасына тагы бер истәлекле дата язылды – туган илебез чикләрен саклаучы барлык буынның батырлыгын мәңгеләштерүче һәйкәл ачылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда Ватан чикләрендә авыр һәм намуслы хезмәттә булган меңләгән хәрби хезмәткәр яши. Аларның 16сы – үзләренең интернациональ бурычын Әфганстанда үтәгән. Алар лаеклы хезмәт итеп, сугышта чыныгып, туган якларына зур горурлык тойгысы белән кайткан һәм бүген туган районыбыз һәи илебез иминлеге хакына хезмәт итә. Барлык чик буе гаскәрләренә, локаль сугышларда катнашучыларга һәм аларның гаилә­ләренә тыныч күк йөзе, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Бәйрәм бе­лән сезне, кадерле чик сакчылары! - диде үзенең чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов.
Бүләкләү тантанасыннан соң күпләргә Рәхмәт хатлары, орден һәм медальләр тапшырылды.
- Чик буе гаскәрләре – ил чиген саклаучы, хәрби хәрәкәтләр башланганда тәүге һөҗүмне үзләренә алучылар. Безнең районда да тыныч вакытта яшәп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар. Мин аларга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим, - дип үзенең котлау сүз­ләрен җиткерде «Кармаскалинсксельхоз­энерго» җәмгыяте директоры Ф.Г. Мө­хәм­мәтҗанов.
Бәйрәм чарасында “Яшь күңелләр” вокаль ансамбле һәм “Ант-рок” рок-төркеме (җитәкчесе Ринат Шәйбәков), сугыш җырлары башкардылар.
Котлау сүзләре белән шулай ук рес­публиканың “Чик” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе С.В.Тамаров, “Сугыш инвалидларын реабилитацияләү һәм ин­теграцияләү үзәге” Төбәкара җәмәгать учреждениесенең генераль директоры А.А.Гыззәтуллин, районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе А.Р.Хәсәнов чыгыш ясады. Барсы да тантана сәбәпчеләренә бәхет, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Митинг мемориалга чәчкәләр салу белән тәмамланды, соңыннан автопробегта катнашучылар Шәйморатов авылына юлланды һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның командиры Миңлегали Шәйморатовка багышланган Хәрби Дан мемориалына чәчкәләр салдылар. Алар шулай ук Башкортстан өчен уникаль булган 3D-кино залы урнашкан күпфункцияле социаль-мәдәни үзәктә булдылар һәм бөек генерал турында фильм карадылар. Чара Таусеңер акланындагы мәйданда бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: