Барлыгы бәйрәмгә меңнән артык кеше җыелды. Ул күңел ачу гына түгел, ә аралашу, фикер алышу мәйданчыгы да буларак әһәмиятле булды. Яшьләр төрле юнәлешләрдәге “түгәрәк өстәл”ләрдә катанашты. “Сәламәт тормыш рәвеше – сәламәт милләт” мәйданчыгына җыелучылар сәламәтлек саклау темасын төрле яклап ачыкларга тырышты. “Мин – лидер” мәйданчыгында исә яшьләр тормышта үз урыныңны табу, максатларыңа ирешеп, уңышлы булу турында әңгәмә корды.
“Авылның яшь эшкуары” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” эшендә эшкуарлыкның төрләре, аны оештыру нечкәлекләре турында сүз барды, яшьләр акча эшләү ысулларын эзләде. Эшкуар Рәсил Исламов үзенең эшен ничек башлап җибәрүе турында сөйләде, яңа эш башлаучыларга киңәшләр бирде.
Арытабан егет-кызлар төрле конкурсларда һәм спорт ярышларында катнашты. Шуларның берсе – “Табын батыры” бәйгесе берничә өлештән торды. Егетләр үзләре белән таныштырды, көчләрен көрәштә сынады, атларны җигү һәм тугаруда осталыгын күрсәтте. Иҗади конкурсларда да алар сынатмады. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Табын батыры” исеменә Гафури районы егете Илгиз Газизов лаек булды, ә якташыбыз - Иске Бәбечтән Рәфис Гафаров беренче урынга чыкты.
“Табын сылукае” бәйгесендә жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү җиңелдән булмады. Кызлар җыр-биюгә осталыкларын, борынгы йолаларны белүләрен күрсәтте, кул эшләрен һәм милли ризык әзерләп алып килде. Ләкин һәр конкурста җиңүчеләр була. Бу юлы Гран-прига Учалы кызы Лилия Янтурина лаек булды. Безнең район сылукае Азалия Рамазанова – беренче урында, икенче һәм өченче урыннарны, туры килүенчә, Авыргазыдан Руниза Әсәдуллина һәм Тәтешле районыннан Эльвира Садретдинова бүлеште.
Һәр кеше үзенең нәселен җиде буынга кадәр белергә тиеш. Шуңа фестивальдә иң яхшы төзелгән шәҗәрәгә дә конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр арасында безне район вәкилләре дә бар – Бишаул-Уңгар авылыннан Абдрафиковлар бу бәйгедә өченче урын алды.
Яшь һәм тырышып дөнья көткән гаиләләрне бүләкләү тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр. Район хакимияте аларны төрле номинацияләр буенча билгеләде. Алайгыр авылында яшәүче Айсылу һәм Данис Шәйморатовларга – “Үрнәкле яшь гаилә”, Ибраһимнан Әлфия һәм Заһир Дәүләтбаевларга “Үрнәкле күпбалалы гаилә” номинацияләрендә дипломнар тапшырылды. Ә “Яшь табынлының күркәм йорты” конкурсында Иске Бәбеч авылыннан Фидан Ходайголов һәм Альбина Әлембәкова җиңүче булды.
Бер урында спорт ярышлары гөрләсә, тирмәләр янында аерым атмосфера хакимлек итте. Милли ризыклардан сыгылып торган табын яныннан берекем дә битараф узып китә алмады. Жюри әгъзаларына монда да җиңүчене билгеләргә авыр булды. Шулай да беренче урын – Архангель районына, икенче – Бишаул-Уңгар һәм Кырмыскалы авылларына, өченчесе Дәүләкән районы тирмәләренә бирелде.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә озакка сакланырлык бай тәэссоратлар калдырды. Бу ыруның балалары булуыбыз белән горурлану тойгылары уятты, иләчәктә тагын да күркәмрәк, тырышыбрак, ата-бабаларыбызның рухына тап төшерми яшәргә көч-дәрт өстәде.