Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
22 август 2018, 11:44

“Шушы җирдән, шушы туфрактан без”

Бер туфракта аунап, туган авылның суларын эчеп, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына алар кунак булып кына кайта. Авылларда үткәрелгән бәйрәмнәр исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра.

Үрге Тимкә авылында бу максатны күз уңында тотып оештырылган бәйрәм биредә яшәү­челәрне һәм респуб­ликаның төрле төбәкләрендә көн күреп, туган якларын сагынып кайткан якташларны үзенә җыйды.
Бәйрәм ачык һава астында үтте. Үргетимкәлеләргә сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н. Макеева мөрәҗәгать итте.
- Үрге Тимкә авылы элек-электән эшсөярлеге һәм тырышлыгы белән аерылып торды. Авылларны төзекләндерүгә кагылышлы байтак мәсьәләләр бергәләп хәл ителә. Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә юллар төзекләндерелде. Чишмәне чистарту һәм төзекләндерүдә авыл биләмәсе хаки­миятенең ярдәме белән тимер-бетон боҗралар, койма тоту өчен штакетник сатып алынды, ә калган эшләрне авылның ир-егетләре үз өстенә алды. Шулай ук балалар мәйдан­чыгы төзелде. Әнә, бүген балалар әти-әниләре белән анда рәхәт­ләнеп уйныйлар. Авылга мәчет төзеткән Мусиннар гаиләсенә аеруча рәхмәт белдерәсе килә.
Ләкин хәл ителмәгән бер мәсьәлә бар әле - ел саен ташкын вакытында буа юлларны “ашый”. Бу юнәлештә эш алып барыла. Вакытлыча күпер сал башладык. Ел дәвамында аны төзеп бетергә исәп тотабыз, - диде үзенең чыгышында Флизә Наил кызы.
“Наил һәм Наилә” мәчетенә аларның уллары Айрат Мусин башлангыч салды.
- Өч ел элек әти безне - өч улын җыеп, авылда күптән мәчет салырга хыялланып йөрүен, ниһаять, вакыт җитүе турында әйтте. Без аны хупладык һәм төзелеш эшләрен башлап җибәр­дек. Вакытында ул үзе дә безгә зур теләк белән ярдәмләште - җир казышты. Кызганычка каршы, ул бу көнгә кадәр яши алмады, аның каравы, аның хезмәте бүген авыл халкын куандыра, - диде Айрат Наил улы.
М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия универ­ситетының сәнгать-графика факультеты укытучысы Нурия Турьянова кунакларны авылның тарихы белән таныштырды.
Бу көнне сәхнәдә авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан игълан ителгән “Иң күркәм ихата” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шулай, Бәһавет­диновлар гаиләсе – беренче, Сәйфуллиннарның гаиләсе – икенче һәм Сакаевларның гаи­ләсе өченче урын яулады. Аларга Кабак авыл Советы авыл билә­мәсе башлыгы Руслан Әюпов кулыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Флюра һәм Мәхмүт Якуповлар “Иң бәхетле пар” дип танылды. Алар шатлык-кайгыларны кичереп, 65 ел бергә тату гомер иткәннәр. Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәндә Мәхмүт Мөхәммәтша улына 15 яшь була. Шуңа да авылда калган барлык бала-чагага өлкәннәр белән бергә эшләргә туры килә. Сугыш тәмам­лангач, ул Калинин исе­мендәге колхозда тәүдә шофер, тракторчы, соңыннан комбайнчы булып эшли, ә Флюра ханым шул ук хуҗалыкта гомере буе чөгендер үстерә.
Разия һәм Флюр Турьяновларның да гаилә коруларына 59 ел. Флюр Рамазан улы – данлыклы чөгендер үс­терүче, звено башлыгыннан башлап колхоз рәисенә кадәр үскән кеше, Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, бик күп титулларга һәм мактаулы исемнәргә ия. Тормыш иптәше Разия Вәлиулла кызы тәүдә фермада сыер савучы булса, соңыннан китапханәче булып эшли, арытабан авыл Советына хәрби өстәл начальнигы итеп тәгаенлиләр, колхоз ида­рәлегендә кадрлар бүлегенә дә җитәкчелек итә.
Вәлиәхмәтовлар, Бәһаветди­новлар һәм Нурмөхәммәтовлар кебек эшсөяр яшь гаиләләр дә бүләксез калмады. Бу көнне шулай ук яңарак кына 89 яшен тутырган Гали Галим улына да хөрмәт күрсәттеләр.
Шагыйрь Рамил Чураголов Үрге Тимкә авылы һәм аның халкы турында язган җырын үзе башкаруы күпләр өчен көтел­мәгән бүләк булды.
Авылда мондый очрашулар үткәрү һәрвакыт халыкка шатлык-бәхет һәм күтәренке кәеф бүләк итә. Бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңел­ләрдә озак сакланыр, дип уйлыйм. Чөнки алар күптән күр­мәгән танышлары белән очрашты, күрешеп-сөйләште. Килә­чәктә дә бу матур гадәтләр тукталмасын, халык һәрвакыт бер­дәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч һәм файдалы эшләрдә катнашса иде.
Ринат Шәйбәков.
Автор фотолары.
Читайте нас: