Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
27 август 2018, 12:57

300 еллык даны бар!

Шул көннәрдә районыбыздагы иң борынгы авылларының берсе – 300 еллык тарихы булган Сарт-Наурузда күптән көтеп алынган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды. Биредә яшәүчеләр һәм кунаклар авылның иң матур урыны – Агыйдел буендагы акланга җыелды. Авыл Советы хакимияте, Прибельский мәдәният йортына коллективлары бу бәйрәм һәркемнең күңелендә чагу тәээсоратлар калдырып, озак саклансын өчен зур көч салды һәм аларның хезмәте бушка китмәде – ул гөрләп үтте.

Ун ел элек биредә “Шәҗәрә” бәйрәме узган иде. Шуннан бирле якташлар очрашмады түгел, биредә төрле чаралар даими үтеп тора. Соңгы вакытта авылда үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар да бихисап булды. Берничә ел элек мәчет ачылды, анда барлык дини чаралар зурлап билгеләнә. Бөек Җиңү көне алдыннан илебез азатлыгы өчен төрле сугышларда катнашкан яугир-якташларыбызга һәйкәл куелды. Ә бәйрәм алдыннан авылның үзәк урамына асфальт җәелде.
Шунысы куанычлы, бетеп барган бәләкәй авыл көннән-көн күркәмләнә, яңа сулыш ала. Ә кайчандыр Сарт-Науруз районда иң эре авылларның берсе булган. Хәтта райондагы иң тәүге колхоз да монда оештырылган. Сарт-Науруз авыл Советына берничә авыл кергән – анда яшәүчеләр фронтка шушыннан киткән. 1912 елда ук биредә ике катлы рус һәм татар мәктәбе эшләгән. Анда башка авыллардан йөреп укыганнар.
Сарт-Науруз - гүзәл табигате белән генә түгел, шушы җирдә туып-үскән күренекле шәхесләре белән дә дан тота. Резида Гомәр кызы Заһидуллина – Башкортстан Республикасы прокуратурасында хезмәт салган. Марат Әскать улы Хөсәенов – БР һәм РФнең атказанган транспорт хезмәткәре, Дамир Әскать улы Рахманголов – Русиянең Оборона министрлыгында авиация полковнигы. Фәимә Сөләйман кызы Әбделманова – барлык гомерен медицина өлкәсенә багышлаган. Икътисадый фәннәр докторы, профессор, БРның атказанган фән эшлеклесе Альфред Муллагали улы Мөхәммәдьяровны да шушы җирдән, шушы туфрактан дип әйтергә була - аның әнисе Мәдинә Ибраһим кызы Солтангалиева Сарт-Наурузда туып-үскән. Күпләр үзләрен хәрби хезмәткә багышлаган. Чернобыль атом станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар да бар.
- “Саумысыз, авылдашлар!” бәй­рә­менә без бөтен авылыбыз белән әзер­ләндек. Күрше авыллар халкы да читтә калмады. Чарага әзерлек чик­ләрендә һәркем каралты-кураларын тәртипкә китерде. Шул рәвешле, алар үзләренең бердәмлеген, оешканлыгын күрсәтте, - ди барлык изге башлан­гычларның башында торучы Н.С.Равилов.
Муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, профессор А.М.Мөхәм­мәдь­яров, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов һәм башкала кунаклары җыелу­чыларны бәйрәм белән котлап, оештыручыларга зур рәхмәт әйттеләр һәм авыл халкының активлыгын билгеләп үттеләр. Тарихны саклауга зур өлеш керткән кешеләр – районыбыз авыл­ларның шәҗәрәсен төзүче Хөрмә­тулла Абдрафиковка һәм Сарт-Науруз тарихын китап итеп бастырып чыгарган Риф Йөз­лек­баевка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук сәхнәдән авыл Советы депутаты Илдар Зәйнуллин, хезмәт ветераны Наил Равилов, авыл мәчетенең имам-хатибы Руслан хәзрәт Котлыяров һәм башка активистлар исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бу көнне сартнаурузлыларның күбесе төрле номинацияләр буенча билгеләнеп үтте. Шулай, Зәкия һәм Таһир Сәет­коловлар - 60 ел, Мәфтуха һәм Фәнил Рәх­мәтуллиннар – 50, Нурия һәм Рәсүл Рәхмәтуллиннар – 55, Мөнирә һәм Галимҗан Ягафәровлар - 55, Нәсимә һәм Фәнис Фәйзуллиннар 53 ел тату гомер итеп, яшьләргә үрнәк булып тора. Шулай ук яңа гаилә корган Диана һәм Илшат Мортазиннарга бер-берсен яратып, ихтирам итеп, тату гомер кичерергә, сау-сәламәт балалар үстерергә насыйп булсын, дигән теләкләр әйтелде. Авылның озын гомерлеләре – унынчы дистәне ваклаучы Галиәскар Гайфулла улы Әминев, Мәдинә Гайзетдин кызы Котлыярова, Разия Зиннур кызы Мөслимова, Лалә Мансур кызы Насыйрова белән беррәттән, яңарак кына туган сабыйлар - Алина, Дамир, Эмир, Дана да бу көнне бүләккә ия булды.
Бәйрәм алдыннан “Иң яхшы ихата” конкурсы да игълан ителеп, әлеге чарада аңа йомгак ясалды, Шулай итеп, Мидхәт Котлыяров, Фәнзирә һәм Расих Котлыяровлар, Фәния Миннигалиева, Фидана һәм Ралиф Рахимовлар, Эльвира һәм Рәзил Равиловлар, Минлира һәм Ришат Равиловларның йорт-куралары иң матуры дип танылды.
Сәхнәдә җыр-биюләр дәвам итсә, шул арада авылның уңганнары зур табын корды. Берничә кеше зур казаннар янында бөтерелде - пылау пешерде, чәй кайнатты, ә башкалар кунакларның күчтәнәчләрен өстәлгә тезде. Табын әзер булгач, сәхнәдә чыгыш ясаган артистларның җырларын тыңлап, биюләрен карап, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйландылар.
Иман, тәрбия-тәртип булган җирдән кот китмәс, дигән борынгылар. Халкы­бызның гореф-гадәтләре, милли йолалары сакланып килгән Сарт-Наурузның киләчәге дә нурлы, иманлы булсын, яшьләр күбрәк калып, авыл урамнары сабыйларның шат авазына күмелсен иде!
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: