Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
4 сентябрь 2018, 12:07

Йомгак ясалды, планнар билгеләнде

Районда мәгариф хезмәткәрләренең йолага әверелгән август киңәшмәсе үткәрелде. Биредә узган уку елына йомгак ясап, киләчәккә планнар кордылар.

Конференциянең пленар өлешендә район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Ф.Н.Макеева, мәгариф бүлеге начальнигы Г.М. Исәнбаева, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән эшләү буенча идарәлек начальнигы Г.Я.Букреев, районның мәгариф оешмалары һәм учреждениеләре җитәк­челәре, укытучылар, мәгариф ветераннары, мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзалары, җәмәгатьелек вәкилләре, төрле оешмар һәм ведомство җитәкчеләре һәм башка рәсми шәхесләр катнашты.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Фәнзил Фәез улы Чыңгызов мөрәҗәгать итте һәм үткән уку елына йомгак ясап, киләчәккә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде. Белем бирүнең сыйфатын яхшырту, мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, сәләтле балалар белән эшләүне җайга салу, санлы мохит һәм укучыларның сәламәтлекләрен саклау – төп бурыч булып кала.
Йола буенча, август киңәш­мәсендә мәгариф учреждение­ләрен яңа уку елына әзерләү буенча конкурска йомгак ясала. Шунысы куанычлы, агымдагы елда да барлык белем бирү оешмалары 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә тулысынча әзер. Шулай итеп, Кырмыскалы авылының 2нче санлы, Прибельский, Кырмыскалы гимназиясе, Ефремкино, Малай авыллары мәктәпләре иң яхшылары дип танылды. Балалар бакчалары арасында Константиновка авылының “Кояшкай”, Сихон авылының “Тирәккәй”, Кырмыскалы авылының 1нче санлы һәм “Бал корты”, Олыкүл авылындагы “Сабыйкай” бакчасының Сәвәләй филиалы бүләкләнде. Ел дәвамында барган “Мәктәпнең яшел киеме”, “Балалар бакчасының яшел дөньясы”, “Хорлар көрәше” кебек район конкурслары, “Сәламәтлек” спартакиадасы һәм башка ярышларда җиңү­челәр лаеклы бүләкләрен алу өчен берсе артыннан берсе сәхнәгә күтәрелде. Бу көнне тантаналы шартларда гомер­ләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, байтак еллар мәгариф учрежде­ниеләрендә намуслы хезмәт салган һәм юбилейларын билгеләгән хезмәткәрләрне бүләкләү чараның иң дулкынландыргыч мәлләренең берсе булгандыр. Агымдагы елда хезмәт юлын башлаячак яшь белгечләр дә игътибардан читтә калмады.
Мәдәният сарае хезмәт­кәрләре һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләренең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде һәм барсының да кәефләрен күтәреп җибәрде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: