Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
11 сентябрь 2018, 17:43

Туган җирем – Якты Ялан

Җәйнең соңгы аенда Якты Ялан авылында авыл бәйрәме үткәрелде. Тантанага бик җитди әзерләнделәр: волонтерлар ярдәме белән урам тәртипкә китерелде, авылның уртасында бәйрәм үткәрү өчен урын сайланды. Аны яшьләр шарлар һәм төрле төсле чәчкәләр белән бизәде.

Бәйрәм чарасын авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе – Венера Насыйрова Көръән сүрәләре укып ачып җибәрде. Кунакларның һәм авыл халкының сәхнәдә чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Атҗитәр һәм Бозаяз авыл мәдәният йортлары артистлары, шулай ук Бозаяз китапханәсе хезмәткәрләренең бәйрәм бүләкләре – моңлы җырлары, дәртле биюләре беркемне дә битараф калдырмады.
Гаилә елы чикләрендә гомер сукмагыннан кулга-кул тотынып бергә 58 ел атлап килгән Тәскирә һәм Галимхан Уразбахтиннарны котлап үттеләр. Яшь гаиләләр дә игътибардан читтә калмады. Таңчулпан һәм Салават Уразбахтиннар өч ел элек туган авылларына кайтып төпләнгәннәр. Авылның иң өлкән кешесе Әфидә Уразбахтина һәм иң кечкенә Тимерлан Уразбахтин дә бүләксез калмады.
Чара төрле бәйгеләргә дә бай булды. Шулай, “Иң яхшы җырчы”, “Иң шәп биюче”, “Иң актив һәм иң шаян” кебек конкурсларда җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Ә менә аш-су осталары бәйгесендә Венера Насыйрова һәм Рәмилә Хаҗиева аерылып торды.
Бәйрәм сый-хөрмәтләр тулы табын артында дәвам итте. Авыл халкы һәм кунаклар очрашу, аралашу, үткәннәрне искә алу мөмкинлеге бүләк иткән өчен чараны оештыручыларга һәм бай эчтәлекле концерт куеп, җыелучыларның күңелен күтәргән артистларга рәхмәт сүзләре яудырып таралышты.
Венера Макаева, мәдәни чаралар оештыручы.
Читайте нас: