Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
18 сентябрь 2018, 12:51

Кече туган як һәрчак йөрәктә

Соңгы елларда районыбызда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрү күркәм йолага әверелеп китте. Мондый бәйрәмнәр очрашу-күрешү, рәхәтләнеп аралашу, күңел ачу, байтак мәгълүмат туплау мөмкинлеге бирә. Авыллар да бәйрәмгә әзерлек чикләрендә күркәм төс ала. Алайгыр авылында узган чара да шуны ачык дәлилли.

Авылның очында бәйрәм үткәрү өчен бик матур урын сайланды. Анда сәхнә куелды, аның тирәсен төрле төстәге шарлар, тасмалар һәм чәчкәләр белән бизәделәр. Ул әллә кайдан күренеп, кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Авыл халкын истәлекле вакыйга белән тәбрикләргә килүчеләр дә соклануын яшерә алмады.
- Мондый бәйрәмнәр төрле буын вәкилләрен бер мәйданга җыеп, берләштерү максатыннан оештырыла, - диде муниципаль район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ф.Ф.Котлыбаев, җыелучыларны бәйрәм белән котлап.
Арытаба Ефремкино авыл биләмәсе башлыгы Наталья Иванова авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәргә рәхмәт белдереп, аларның һәммәсенә дә Мактау грамоталары тапшырды. Моңардан тыш, төрле конкурсларда җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Шулай “Үрнәкле гаилә” номинациясендә ике гаилә - Резида белән Әхәт Кәримовлар һәм Гөлнур белән Марат Ишемголовлар җиңүче дип танылды. “Иң яхшы йорт” – Алина һәм Самат Ишемголовлар, Миңлегөл һәм Тимермөхәммәт Абдрахмановларныкы, “Матур капка” Фән Кәримовныкы булып чыкты, “Иң яхшы бакча”ны Зилә Шәйморатова, Лилия Илмякова, Вера Никифорова үстергән. Авылның иң өлкән кешеләре – Сылубикә Хәсәнова, Флюра Ишемголова, Әхмәт Абдрахманов булса, иң кечесе – Дания Нәзирова да бүләксез калмады. “Яшь гаилә” номинациясендә Гөлназ һәм Рәҗәп Мәхмүтовларны бүләкләсәләр, 50 ел иңгә-иң куеп атлаган Зәйнәп һәм Роберт Гыйльмановлар авылдашларының ихтирамын күптән яулаган кешеләр. Шулай ук авылның җәмәгать тормышында актив катнашкан Гүзәл Йомаголова, Әнисә Колбахтина, Рәйсә Әгъзамова, Фәния һәм Гайфулла Замановлар, Гөлчәчәк Вәлиева һәм Гөлнур Ишемголовага да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм программасы тәбрикләү, бүләкләү һәм җыр-моң бергә үрелеп барды. Алайгыр авылы халкын һәм кунакларны урындагы үзешчән сәнгать осталары иң яхшы концерт номерлары белән куандырды. Шул арада бердәм көч белән зур табын корылды. Биредә якташлар, дуслар, туганнар чәй эчте, авыл тормышы белән кызыксынды. Чөнки араларында туган төякләренә күптән кайтмаган кешеләр дә бар иде.
Мондый очрашулар, чынлап та, аралашу шатлыгы, күңелле ял итү мөмкинлеге һәм көч-дәрт бүләк итә. Димәк, бу бәйрәмне оештыручылар да үз максатына иреште, дип ышанычлы әйтеп була.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: