Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
30 ноябрь 2018, 14:12

Иң кадерле, иң изге кеше - әни

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, инде үсеп буй җиткергәч тә яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Район китапханәсендә узган күркәм чара да иң кадерле кешеләр – әниләргә багышланды.

Тантана сәбәпчеләре – безнең даими укучыларыбыз китапханәгә килү белән яшь язучы А.Баймөхәммәтов китапларыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Әйткәндәй, авторга үзенә дә ятимлек ачысын татырга туры килә, шуңа да “Калдырма, әнкәй!”, “Урам балалары”, “Әкиятсез балачак” кебек әсәрләрен күз яшьләреннән башка уку мөмкин түгел. Соңыннан җыелучылар “Урам балалары” китабы буеча видеоролик карадылар. “Әкиятсез балачак” повесте буенча театрлаштырылган тамаша да әниләрнең күңеленә хуш килде. Бу көнне әниләр хөрмәтенә байтак шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.
Фотокубик дигән осталык дәресендә дә һәр кем зур кызыксыну белән катнашты. Фоторәсемнәр файдаланып менә дигән бүләк ясап булуына әниләр һәм нәнәйләр хәйран калды.
Көн салкын булуга карамастан, безнең кичә җылы шартларда узды. Ул һәркемнең күңелендә бары тик изге хатирәләр калдыргандыр, дип ышанасы килә.
Айгөл Килмөхәммәтова, район үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе.
Читайте нас: