Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
9 гыйнвар 2019, 11:57

Бәйрәм кәефе өләштеләр

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район Мәдәният сараеның Венера Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге бер төркем үзешчән артистлары Карлыман авылына барып бик матур концерт куйды.

Клубны тутырып кил­гән авыл халкы аларны ихлас тыңлап утырды һәм көчле алкышларга күмде. Концерт программасын Уфадан килгән артист Рәсүл Логманов алып барды.
Концертта чыгыш ясаучыларны үзешчәннәр генә дип әйтергә тел дә әйләнми. Залдагы халыкның игътибарын бер мизгел дә читкә җибәрми, күңелсезләнергә ирек бирми, уйнатырга да, кәефләндерергә дә өлгерде алар. Тамашачыларга аларның матур тавышлары, зәвыклы киемнәре һәм үзләрен сәхнәдә тота белүләре дә бик ошады. Композитор һәм җырчы Фәрит Яхшыголов башкарган җырларны халык йотлыгып тыңлады. Венера Нигъмәтуллина, Лена Әминева, Фәнүзә Насыйрова, Гәүһәр Мусина, Фәнидә Исламголова, Рәсил Бәкиров, Рафаэль Диваев, Рифкать Фәт­куллин һәм Мәсхут Әнәсов башкарган моңлы җырлар һәм дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Залдагылар аларга кушылып җырлады, хәтта кайберәүләре биергә дә төшеп китте.
Үзең язган шигырьләрне сөйләми түзеп буламы соң! Фәнүзә Насыйрова җыелучылар игътибарына әни­ләргә, туган җиргә, аның табигатенә багышлап язылган шигырьләрен укыганда күпләрнең күңелләре йомшарып, күзләренә яшь­ләр килде. Әлфия Ямалетдинова тормыш иптәше Рөстәмнең шигырьләрен укып ишеттерде. Моңлы итеп җыр башкарган, өздереп биегән һәм күңеленнән ургылып чыккан шигырьләре белән таныштырган Лена Әминеваны тамашачылар кат-кат чакырып чыгардылар.
Гомумән, чара бик күңелле килеп чыкты. Туп-тулы зал, көчле алкышлар - халык мәхәббәте шул түгелмени? Эчтәлекле концерт куеп, халыкның кәефен күтәргәннәре, бәйрәм рухы бүләк иткәннәре өчен авыл халкы үзешчән артистларга чиксез рәхмәт­ләрен белдерде.
Венера Магиянова.
Читайте нас: