Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
9 гыйнвар 2019, 13:20

Әкият дөньясында

Район Мәдәният сараенда инвалид балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерл­әгән музыкаль композиция балалар­ның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. Малайлар һәм кызлар тамашада зур теләк белән катнаштылар: шигырь сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары белән бергә биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә Кыш бабай белән Карсылу аларны Яңа ел белән котла­ды һәм күчтәнәчләр таратты. Балалар да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бу көн һәркемгә җылы мизгелләр бүләк итте. Киләсе елда тагын да очрашырга сүз куешып таралыштылар. Районыбызда яшәүче физик мөмкинлек­ләре чикле балаларны ел саен шулай бергә очраштырып, чын бәйрәм шатлыгы бүләк итүләре изге йолага әверелде. Ул оешты­ручыларның да, шушы балаларның әти-әни­ләре, укытучыларының да уртак уңышы һәм куанычы.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: