Берәүләр кышкы каникулда шәһәрдәге хозурлыкка сокланырга дип ашкынса, икенчеләр авылга нәнәй-картәтиләре янына кайтып кунак булуны, авыл һавасын сулауны тансык күрә. Бәйрәм чорында Кырмыскалы авылының Высоковольтный урамында да бала-чага тавышы тынмады. Урамга зур чыршы утырттылар һәм аны төрле гирляндалар белән бизәделәр. Ул кичләрен җем-җем итеп янып тирә-якка ямь биреп утыра. Шул урамда яшәүче Володя Курцебо балалар өчен үз куллары белән таучык ясап куйды. Көне буена балалар рәхәтләнеп саф һава сулады, тауда, чаңгыда һәм чанада шуды, кар бәрешеп уйнады, нәнәйләренә кунакка кайткан кыз һәм малайлар белән танышты. Бу уеннар һәрберсенә шатлык һәм бәхет өсти, кәефләрен күтәрә. Кыскасы, кышкы матур мизгелләр балаларда тик якты хатирәләр генә калдыра.