Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
11 гыйнвар 2019, 12:38

Җыр-биюләр тынмады...

Иске Акташ авылы халкы өчен быелгы Яңа ел бәйрәме бүләкләргә бай булды. Хәзер элекке башлангыч мәктәп бинасы, ремонт үткәрелгәннән соң, клуб буларак хезмәт итәчәк. Яңа ел тамашасы – үзгәртелгән бинада үткәрелгән иң тәүге чараларның берсе булды.

Әйтергә кирәк, бәйрәмнәр биредә авыл халкының көче белән ел саен үткәрелеп килде. Берничә көн кала бинаны җылыталар, бәйрәм атмосферасы тудыралар, чыршы би­зиләр. Агымдагы елда ремонт эшләре дәвам итәчәк, димәк, акташлыларның вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен мөмкин­лекләр дә артачак. Планда җылылык үткәрү, сәхнә ясау, тәрәзәләрне алмаштыру кебек эшләр каралган.
Биш ел элек укытучылар – Гүзәлия Гыйззәтуллина һәм Наилә Фәхретдинова җитәк­челегендә оештырылган “Яшьлегем моңнары” ансамбле өчен дә хәзер бик уңайлы. Моңа кадәр концертларга үзешчән артистлар өйдән-өйгә йөреп әзерләнсә, бу юлы репе­ти­цияләр дә клубта үткәрелде.
Бәйрәм кәефе авылда күпкә алдан сизелә башлады. Авылның старостасы Марат Сәйфуллин барысын да өмәгә чакырды. “Үзебезгә бәйрәм ясыйк, Яңа елны матур итеп, бергәләп үткәрик!” – диде ул. Аның тәкъдимен авылдашлары күтәреп алдылар һәм бинаны җыештырдылар, утыргычлар куйдылар. Нияз Суфиянов бакчасындагы зур гына чыршыны кисеп, клуб алдына китереп утыртты. Аны гирляндалар, уенчыклар белән матур итеп бизәп куйдылар. Бина эчендәге чыршы да күзнең явын алырлык иде. Кыскасы, бәйрәм атмосферасын булдыру өчен һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Искеакташлылар бер­дәмлекләре белән аерылалар да инде. Кыш бабай һәм Карсылуның бүләкләреннән тыш, авылның активистларына Сахай авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Равил улы Хөснетдинов та Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Бу көнне чараны музыкаль яктан бизәгән гармунчы Рәзим Әхмәтшинның бармаклары ничек талмагандыр? Җыр-биюләр бер-берсен алыштырып торды. Сахайлылар да музыкаль күчтәнәчләр белән килеп, күршеләренең күңелләрен күтәрде.
Шулай итеп, акташлылар үзләренә генә түгел, Иске Шәрәйдән килгән кунакларга да күркәм бәйрәм бүләк иттеләр. Киләчәктә дә биредә төрле чаралар оештырылыр, мәдәният учагы авыл халкын тагын да берләштерер, ә җыр-моңнар беркайчан да тынмас, дип ышанасы килә.
Эльвира Хөснетдинова.
Читайте нас: