Илтуган авыл клубында модельле авыл китапханәсе һәм урындагы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан “Әфганстан безнең йөрәкләрдә яши” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Очрашуга хәрби хәрәкәтләр ветераны Килдеяров Рәфит Рәшит улы чакырылды.
Кичәнең максаты – укучыларны Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү.
Җыелучыларны авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе сәламләде. Соңыннан сүз кичәнең кунагы – Рәфит Рәшит улына бирелде.
- Хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, хезмәткә Әфганстан җиренә җибәрделәр. Сугыш, сугыш инде, югалтулары да күп булды: хәрби операцияләр барышында байтак иптәшләрем Әфган җирендә башларын салды, күпме яшь гомерләр челпәрәмә килде. Мәсәлән, Актүбә авылыннан Бакиев Риф Рафаэль улының гәүдәсе туган туфрагына салынды. Моны күңел аша үткәрүе бик авыр, яралары әле дә онытылмый. Ничек кенә булмасын, Туган ил боерды, ә совет солдатлары бары тик үзләренең интернациональ бурычларын үтәде. Минемчә, һәр ир-егет ил алдындагы изге бурычын мотлак үтәргә тиеш, - диде ул.
Клуб хезмәткәре Альфира Әхтәмова хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләргә багышлап җыр башкарды.
Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Ихлас аралашу минутлары белән кадерле дә, истәлекле дә чара җыелучыларның күңелендә озак сакланыр, дип ышанасы килә