Урамда кар ята, ә календарьда яз! Елның бу гүзәл мизгеле Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән башланып китә. Сөекле әниләрен, нәнәйләрен, апа һәм сеңелләрен котлау өчен аны һәркем сагынып көтеп ала. Чөнки әниләр җир йөзендә иң кадерле һәм якын кешеләр.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Илтуган авылында үткәрелгән “Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек” дип исемләнгән район фестивалендә Бозаяз, Кабак, Карлыман, Кырмыскалы, Яңа Кыешкы, Подлуб һәм Иске Муса авыл Советы авыл биләмәләреннән килгән гүзәл затлар катнашты.
Конкурс барышында кызлар үзләре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде, макияж ясау һәм сәхнәдә чыгыш ясау буенча осталыкларын күрсәтте. Һәр бәйгедә алар үзләренең тапкыр җаваплары һәм мөлаемлылыклары белән жюри әгъзаларын гына түгел, тамашачыларны да хәйран калдырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Кабак авыл Советыннан Руфина Әхмәдиева җиңүче дип танылды. Бозаяз авыл Советыннан Диана Канбәкова икенче һәм Иске Муса авыл Советыннан Регина Вахитова өченче урынга лаек булды. Башка катнашучылар да төрле номинацияләр буенча билгеләнеп үттеләр. Чара азагында катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шундый зур бәйрәм оештырганнары, кунакчыллыклары өчен Илтуган авыл клубы хезмәткәрләренә, Иске Муса авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Галиәхмәтовага һәм күтәренке кәеф бүләк иткән барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез.