Ел саен 25 мартта мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Бу көн алдыннан район Мәдәният сараенда тантаналы чара үткәрелде. Бирегә көндәлек хезмәтләре белән тормышыбызга яктылык биргән, кәефебезне күтәргән һәм бәйрәм бүләк итүчеләр – сәхнә осталары, музей һәм китапханә хезмәткәрләре җыелды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, тантана сәбәпчеләренә сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, мәдәният хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгын билгеләде. Шулай ук мәдәният өлкәсен үстерү, буыннар һәм халыклар арасында ышанычлы элемтә булдыру, районда һәм республикада яшәүче халыкларның изге йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклауда булышлык итүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Г.М.Әминева да хезмәттәшләренә тәбрикләү сүзләре җиткерде.
- Районда мәдәни йолалар өлкән буыннан яшьләргә тапшырыла килә. Бу - сезнең тырыш хезмәтегез. Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре үз эшләрен намуслы башкара. Аларга режиссер, сценарист, алып баручы, костюмер, декоратор да булырга туры килә. Һәрберебезнең алдында заман таләпләренә туры килү, даими үсешү, халыкка онытылмаслык мизгелләр бүләк итү, халык йолаларын саклау һәм үстерү бурычы ята. Бүген һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсе килә, - диде Гөлнара Миңлехәер кызы.
Арытабан истәлекле бүләкләр һәм диплом тапшыру өчен китапханә, музей, хезмәткәрләре, хореографлар һәм хормейстерлар сәхнәгә чакырылды.
Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистларының чыгышы мәдәният хезмәткәрләре өчен зур бүләк булды.