Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
2 апрель 2019, 11:23

Нәүрүз яз алып килде

Сарт-Науруз авылында тарихны, борынгы йолаларны саклау, үстерү һәм киләсе буынга тапшыру буенча эш көйгә салынган. Соңгы вакытта зурлап оештырылган чаралар шуңа ачык мисал. Борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз дә биредә дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аны шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алырга кирәк, шул чакта муллык һәм уңыш ел буена ташламас, дип ышанган борынгылар. Шуларны истә тотып, сартнаурузлылар язны борынгы йола буенча җырлап-биеп, күңел ачып каршы алырга тырышалар.

Сарт-Науруз авылында тарихны, борынгы йолаларны саклау, үстерү һәм киләсе буынга тапшыру буенча эш көйгә салынган. Соңгы вакытта зурлап оештырылган чаралар шуңа ачык мисал. Борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз дә биредә дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аны шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алырга кирәк, шул чакта муллык һәм уңыш ел буена ташламас, дип ышанган борынгылар. Шуларны истә тотып, сартнаурузлылар язны борынгы йола буенча җырлап-биеп, күңел ачып каршы алырга тырышалар.

Һәр изге башлангыч хуплау таба

Авыл халкы һәр башлангычны хуп­лап каршы ала һәм ярдәм дә күрсәтә. Шуңа биредә барлык чаралар да оешкан төстә үтә. Бу уңайдан имам-хатыйп Рус­лан хәзрәт Котлыяров авыл активистларын рәхмәт сүзләре белән телгә алды. Авыл Советы депутаты Илдар Зәйнуллин, Наил Равилов, Салих, Мидхәт, Мөнир Котлыяровлар, Рәмзилә һәм Әбүзәр Рәхмәтуллиннар, Фидана Ракимова, Альфира Мортазина, Рәзилә Ракимова, Фәния Миннигалиева һәм башкалар үзләре­нең вакытлары белән исәпләшми ярдәмгә ашкынып торалар, ди хәзрәт. Шулай ук Виктория Риф кызы Мөхәм­мәдиева җитәкчелегендәге Прибельский мәдә­ният йорты хезмәт­кәрләре һәм үзешчән артистлар да мактау сүзләренә лаек. Һәр бәйрәмне башынан ахырына кадәр әзерләп алып баралар.

Бәйрәмне бизәүчеләр

Иртән-иртүк күңелле музыка авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм буласы мәйданга чакырды. Алып килгән күчтәнәчләрдән табын әзерләнде, казанда тәмле ботка пеште. Артистлар сәхнәгә менеп, җыр башлауга мәйдан халык белән тулды.

Чараны мәдәният йорты каршындагы Фәнзия Өмәтколова җитәкче­легендәге “Йыуаса” фольклор ансамбле ачып җибәрде. Әйткәндәй, олы яшьтәге апалардан торган бу коллектив 5 елга якын эшләп килә һәм авыл биләмә­сендә генә түгел, район күләмендә узган байтак чараларның чагу бизәге алар. Шул ук вакытта төрле бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. “Яратам сине, тормыш!”, “Евразия йөрәге” халыкара фестивале чикләрендә оештырылган “Милли кием көне” республика бәйрәменнән дә читтә калмаганнар. Шул ук вакытта Мәдәният йортында башкорт кунак бүлмәсе ачып, анда милли йолаларны тергезү һәм яшь буынга тапшыру эше белән шөгыльләнәләр. Туку станогы алып, балаларны шуның белән эш итәргә, бәйләргә, чигәргә өйрә­­тәләр, осталык дәресләре үткә­рәләр.

Бу көнне дә “Йыуаса” ансамбле башкаруындагы җырларны халык көтеп алды. Шулай ук Регина Мөлекова, Ренат Аетколов, Лилия Өмәтколова, Линара Гафарова һәм башкаларның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. “Шатлык”, “Миләш” вокал ансамбльләре дә кунакларга дәртле җырларын бүләк итте. Сәхнәгә бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә килеп чыккач, болытлы көн ачылып киткәндәй булды. Ул елның имин, илебезнең тыныч һәм көннә­ребезнең бәрәкәтле булуын теләде.

Җыр-бию тынмады,

уеннар гөрләп торды

Бәйрәм җыр-биюләр, чиләкләп су ташу, аркан тарту, гер күтәрү, кашыкта йомырка йөртү кебек төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Тамаша кылырга килгән халык өстәлгә тезелгән тәмле ризыклар белән чәй эчеп, тәмле боткадан авыз итеп кайтып китте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар, тәү чиратта, борынгы йолаларны саклау, аларны хөрмәт итү йөзеннән үткәрелсә, икенчедән, авылдашларны берләштерә, аралашу шатлыгы бүләк итә, тормыш мәшә­кать­ләреннән азга гына булса да арындырып, ял иттерә. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Өственә, бәйрәм тәмам­лануга язгы кояш чыгып, җирне җылы нурлары белән иркәли башлады. Нәүрүз килде - яз килде, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Эльвира Ямалетдинова.

Автор фотолары.
Читайте нас: