Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Милли аваз” белән бергә

Шул көннәрдә йөздән артык популяр җырлар авторы – күренекле шагыйрь, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге “Милли аваз” вокал-хореографик төркеме Кабак авыл мәдәният йортына җыелучыларга бай концерт программасын бүләк итте. Әйткәндәй, күптән түгел оешкан бу төркем районыбызның байтак авылларында чыгыш ясарга өлгерде дә инде. Төркемнең исем туе һәм тәүге концертларының безнең районда үтүе дә очраклы түгел, аның составында кырмыскалылар – Бозаяз авылыннан Флюр Абдиев һәм Сахайдан Наил Латыйпов та бар.

Изге максат белән

Концерт башланыр алдыннан Мидхәт Әбделмановның үзе белән аралашып, уй-ниятләре белән кызыксындым. Максатлары зур һәм изге – татар дөньясын данлауга, татар телен саклауга, халкыбызның гореф-гадәтләренә, аның мәдәниятенә һәм мәгарифенә кечкенә булса да яңа сулыш өрү теләге белән яна алар.

- Кеше арасында йөреп, изгелек кылу минем өчен зур дәрәҗә, - ди ул.

Ә эшләре, чынлап та, зур әһәмияткә ия, чөнки телебез бүген саклауга һәм яклауга мохтаҗ. “Милли аваз” төркеме әгъзалары репертуарына халыкчан, моңлы эчтәлекле, кеше күңеленә барып җитәрлек җырлар, телебезнең матурлыгын гәүдәләндергән шигырьләр сайланган, милли биюләр аша халкыбызның күңелен, уй-кичерешләрен тоемларга мөмкин. Үзенең шигырьләре, җырлары да күктән төшмәгән. Сугыш чоры баласы буларак, Мидхәт Мәҗит улы үз башыннан үткәргән кичерешләрен сал­ган аларга. Танылган артистлар тарафыннан башкарылган бу номерларның халыкка тәэсир көче зур, алар һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер, дип ышанасы килә.

Милли бизәкләр

Шул ук көнне бирегә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Уфа районы Дим бистәсендәге бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова да чакырылды. Ул оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әйткәндәй, киләчәктә Кабак мәдәният йорты каршындагы “Илсөяр” фольклор ансамбле әгъзалары да җәмгыятьтә хатын-кызның ролен үстерү, күп- балалы гаиләләргә ярдәм итү, халыктагы гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру кебек изге максатларны тормышка ашыру белән шөгыльләнгән оешмага керергә ниятли.

Уфа шәһәреннән килгән кул остасы Ләйсән Афзалетдинова да йолаларны тергезү өстендә эшли. Бу көнне ул милли киемнәр, бизәнгечләр күргәз­мәсе оештырды, калфак ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

Мондый чаралар телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга зур өлеш кертә. Димәк, бу эшне дәвам итү мөһим.

Эльвира Ямалетдинова.

Автор фотолары.
Читайте нас: