Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
14 Май 2019, 12:27

Җиңү рухы йөрәкләрдә

9 майда кырмыскалылар бөек бәйрәм – Җиңү көнен билгеләде. Олысы-кечесе, яше-карты бәйрәм иртәсендә ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл батырларын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга район үзәгенең төп мәйданына чыктылар. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар, орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел иде. Бәйрәм чаралары хәрби-патриотик клубларының күрсәтмә чыгышыннан башланып китте. Соңыннан барсы да Җиңү паркына юлланды. Тәүгеләрдән булып бирегә “Үлемсез полк” колоннасы үтте. Мәңгелек ут янында почетлы каравыл куелган. Тантаналы митинг Совет солдаты һәйкәленә чәчкәләр салудан башланып китте.

9 майда кырмыскалылар бөек бәйрәм – Җиңү көнен билгеләде. Олысы-кечесе, яше-карты бәйрәм иртәсендә ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны, сугыш ветераннарын, тыл батырларын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга район үзәгенең төп мәйданына чыктылар. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар, орден-медальләр таккан ветераннарга карап сокланмый мөмкин түгел иде. Бәйрәм чаралары хәрби-патриотик клубларының күрсәтмә чыгышыннан башланып китте. Соңыннан барсы да Җиңү паркына юлланды. Тәүгеләрдән булып бирегә “Үлемсез полк” колоннасы үтте. Мәңгелек ут янында почетлы каравыл куелган. Тантаналы митинг Совет солдаты һәйкәленә чәчкәләр салудан башланып китте.
Хәтер яшәргә тиеш
Сугыш һәм тыл ветераннарына район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров мөрәҗәгать итте.
– Җиңү көне – зарыгып көтеп алган иң зур һәм бөек бәйрәм, күпме кайгы, югалтулар аша Илгә шатлык алып килгән көн. Җиңү көне безгә миллион­нарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Ул көннән 74 ел вакыт үтеп китсә дә, бу вакыйгалар беркайчан да онытылмаячак, – диде Альфир Фәрхәт улы һәм Илебез азатлыгы өчен көрәшеп, яу яланнарында ятып калган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алдырга чакырды.
- Җиңү көне Илебезгә авырлыклар аша килде. Бу дулкынландыргыч та, тет­рәндергеч тә көн. Сугышның бар­лык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләргә бүген без дан һәм мәдхия җырларга, аларның түземлегеге һәм сабырлыгы алдында баш ияргә бергә җыелдык. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә, - диде Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов, халык алдында чыгыш ясап.
Олы буын вәкилләре исеменнән районның ветераннар советы рәисе Абдулхай Мөхәммәтҗанов сүз алды.
– Фронтта һәм тылда Бөек Җиңүне якынайтучыларны без онытмыйбыз. Сугыш кагылмаган бер гаилә дә калмады. Бүген без якты киләчәгебез хакына сугышкан, тылда эшләгәннәргә хөрмәт күрсәтәбез, - диде ул.
Яшь буын исеменнән С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илмир Җиһан­шин чыгыш ясады.
- 12 меңнән артык якташыбыз Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән, аларның яртысы яу яланнарында ятып калган. Бүген алар алдында без түбәнчелек белән баш иябез, - диде егет.
...Митингта барыбызга да яхшы таныш “Җиңү көне” җыры башкарылды. Кырмыскалы гимназиясе укучысы Аскар Әрдәширов Җиңү паркын яңгыратып, Русия турында шигырь сөйләде.
Тынычлык символы
Кырмыскалы авылының Ленин һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган төрле акцияләр үткәрелде. Аларның берсе – “Тынычлык күгәрчене” - җир йөзендәге тынычлыкның кадерен белергә, киләчәк буын өчен иминлекне сакларга чакыра.
- Күгәрчен ясау өчен ак кәгазь битенә учыңны салып сызарга, шуның буенча кисеп чыгарга һәм анда теләгеңне язарга кирәк. Ак күгәрченнәр барлык халык­ларның дус һәм тату яшәвен гәүдәлән­дерә, - ди Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү укытучысы Светлана Яхина.
Кырмыскалы гимназиясенең 7 “б” сыйныф укучысы Дарья Кадакова, мәсәлән, теләген язмаган, ә аяз күк йөзе һәм якты киләчәк өчен Җиңү батырларына рәхмәтен белдергән.
Кырмыскалылар шулай ук “Солдат яулыгы” акциясендә катнашты. Сугыш елларында хатын-кызлар оек, бәяләй бәйләп, яулыклар тегеп, фронтка озатканнар. Солдат яулыгына икмәк кисәген яки махорка төргәннәр, яраларны бәй­ләгәннәр.
Бу көнне яу яланнарында һәлак булганнарның туганнары якын кешеләрен искә алдылар. Алдан әзерләнгән яулыкларга һәркем үзенең әтисе яки картәтисенең исем-шәрифен, туган һәм һәлак булган елларын, хәрби званиесен, хезмәт иткән урынын язып, беркетеп куйдылар. Әйткәндәй, “исемле” яулыклар да бу көнне бихисап җыелды.
“Өч почмаклы хатлар” акция­сенең мәгънәсен исеме үк әйтеп тора. Сугыш вакытында якыннарыннан туган ягының, туган йортының җылысы салынган өч почмаклы хат алудан да зуррак шатлык булмаган. Аларны йөрәк янында саклаганнар.
- Солдатларның батырлыгы онытылмасын, тынычлыкның кадерен белү өчен болар хәзерге буынга мөрәҗәгать итү хатлары, - диде район волонтеры Рина Бәкирова.
Бу көнне шулай ук теләге бул­ганнар автомат сүтеп-җыюда көчләрен сынап карый алды һәм брошь ясау буенча осталык дәре­сендә катнашты.
Солдат боткасы тәмле булды
Аллага шөкер, без тыныч вакытта дөньяга килгәнбез, аяз күк йөзе астында яшибез. Беркайчан да снаряд һәм сирена тавышын ишетмәдек һәм паекның нәрсә икәнен дә белмибез. Ә менә бәйрәм көнне кырмыскалыларның һәм килгән кунакларның хәрби-кыр кухнясында әзерләнгән боткадан авыз итеп карау мөмкинлеге булды.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Кырмыскалы авылының Ходайбирдин урамында, йола буенча, “Солдат боткасы” акциясе үткәрелде. Бу көнне 300дән артык кеше кыр шартларында пешерелгән тәмле карабодай боткасыннан авыз иттеләр, кайнар чәй эчтеләр. Ботка, чынлап, та бик тәмле булды. Халыкка уңайлы булсын өчен өстәл һәм утыргычлар да куелган иде.
Ярышлар гөрләп узды
9 май көнне Кырмыскалы авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы үтте. Анда 22 гомум белем бирү мәктәпләре һәм 5 авыл биләмәләре командалары катнашты.
Ярыш башланыр алдыннан спортчыларга район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы В.Ә.Канбәков мөрәҗәгать итте. Җыелучыларны бәйрәм белән котлап, Вадим Әсхәт улы танылган якташыбыз – Сурдлимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин белән лапта буенча Русия чемпионатыннан икенче урын алып кайткан кырмыскалыларны бүләкләп үттеләр. ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырган районыбыз­ның иң яхшы спортчыларын да тантаналы шартларда тәбрик иттеләр.
Һәм, ниһаять, старт игълан ител­де. Һәр командадан бишәр егет һәм кыз чират буенча эстафетаны бер-берсенә тапшырып, Кырмыскалы урамнары буйлап йө­ге­реп үттеләр. Нәтиҗәдә, Олы­күл урта мәктәбе командасы (укытучысы Анатолий Федоров) финишка тәүгеләрдән булып килеп җитте. Икенче урында - Кырмыскалы авылының 2нче санлы урта мәктәбе (укытучысы Ринат Яхин), ә менә ел саен бу эстафетада җиңү яулаган Кырмыскалы гимназиясе командасы (Марат Әбүбәкиров) быел өченче урын белән генә чикләнде. Авыл биләмәләре арасында урыннар түбәндәгечә бил­геләнде: 1нче урында - Кырмыскалы, 2нче урында – Подлуб һәм 3нче урында Карлыман авыл Советлары командалары.
Эстафета белән берьюлы җи­ңел атлетика кроссы да старт алды. 4,5 километр араны йөгереп узуда ир-егетләр арасында Юрий Кирилловка тиңнәр булмады. Булат Йөзлекбаев белән Владимир Алешин, туры килүенчә, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Кызлар арасында Мария Игнатишина җитезрәк булып чыкты. Екатерина Патрикеева белән Екатерина Асабина, туры килүенчә, икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Эстафета белән кросс тәмам­лану белән берничә мәйданчыкта мини-футбол, урам баскетболы, өстәл теннисы, шәһәрчек уены, шахмат буенча ярышлар башланды. Алар да бик мавыктыргыч килеп чыкты, өстәвенә, катнашырга теләүчеләр дә бихисап иде. Барлык җиңүчеләргә “Ихлас” сәүдә йорты, шулай ук “Бердәм Русия” партия­сенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләк­ләр тапшырылды.
Патриотлык
рухында
Район мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан Җиңүнең 74 еллыгына багышлап әзер­ләнгән концерт программасы агымдагы елда да бай һәм эчтәлекле булды. Һәрбер сәнгать номеры – җыр, бию яки шигырь һәм сәхнә­ләштерелгән тамаша булсынмы - югары патриотлык рухы һәм туган илгә сөю хисе белән сугарылган иде. Шуңа да Кырмыскалы авы­лы­ның Ленин исемендәге үзәк мәйданына бу тамашаны күзәтергә бихисап кеше җыелды.
Бер-бер артлы сугыш чоры һәм заман җырлары яңгырады, тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән генә кабул итеп калмады, үзләре дә аларга кушылып җырлады. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки бу җыр­ларның сүзләре һәркемгә яхшы таныш. Бер генә мәдәни чара да “Далан” үрнәкле хореография һәм “Йолдыз” үрнәкле халык биюләре ансамбльләре чыгышыннан башка узмый. Бу юлы да алар башкаруындагы “Җиңү” һәм “Бескозырка” биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Ветераннар хорын да һәрвакыттагыча алкышлар белән каршы алдылар. Әйтергә кирәк, аларның репертуарында сугыш чоры җырлары аерым урын биләп тора. Бу чарада моңа тагын бер кат инанырга мөмкин булды.
Һәрвакыттагыча бәйрәм концерты бик күркәм килеп чыкты. “Чулпан”, “Егетләр”, “Дәрт”, “Тыл­сым”, “Елмаю” вокал ансамбльләре һәм шулай ук Венера Нигъмәтуллина, Айдар Мөхәммәтгәрәев, Карина һәм Камилла Хәсәнова, Камилла Иштуганова, Аделина Шамбазова, Гүзәл Янтюрина һәм башкаларның номерлары кырмыскалыларның да, читтән килгән кунакларның да күңеленә хуш килде. Йола буенча, чара бәйрәмнең гимнына әве­релгән “Җиңү җыры” белән тәмамланды.
Әйе, бу көн илебез, районыбыз, һәркайсыбыз өчен әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбыз үзләре теләп сугышка киткәннәр. Хәр­биләребезнең батырлыгы, Ватанга карата мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык, хезмәт батырлыклары безнең өчен үрнәк, тормышта әхлакый юнәлеш булып тора.
Вакыт үтә бара, сугыш вете­раннарының сафы сирәгәя, әмма Җиңү көне безнең өчен һаман да иң зур бәйрәм булып кала бирә. 9 май - милләтләрне, буыннарны берләштерүче бәйрәм. Яу кырларында гомерләрен биргән, фидакарь хезмәтләре белән тылда Җиңүне якынайткан кешеләр турындагы хатирә тарихыбызда, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр. Бүгенге имин тормыш өчен без сезгә рәхмәтлебез, мөхтәрәм ветераннар!
Ринат Шәйбәков,
Эльвира Ямалетдинова, Әлфия Әхмәдуллина, Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: